Фазыл Искәндәр, Фазыл Абдул улы Искәндәр, (, (1929 елның 6 марты, Абхазия ССР, Сухуми — 2016 елның 31 июле, Мәскәү, Переделкино) — абхаз милләтеннән, әсәрләрен урыс телендә иҗат итүче совет һәм РФ язучысы. ССРБ дәүләт премиясе (1989), РФ дәүләт премияләре (1994, 2013) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1929 елның 6 мартында Абхазия ССР Сухуми шәһәрендә туган. Әтисе Абдулны —Иран чыгышлы кирпеч заводы хуҗасын — 1938 елда ССРБдан сөргәч, абхаз милләтле әнисенең туганнарында – Чегем авылында үсә. Урыс мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, Мәскәүгә китапханә институтына укырга керә. 3 курс укыгач, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына күчә һәм аны тәмамлый (1954). 1954-1956 елларда Курскида һәм Брянскида журналист булып эшли. 1956 елдан Дәүләт нәшриятының () абхаз бүлегендә эшли башлый. 1990 елдан даими Мәскәүдә яши, иҗат белән шөгыльләнә.
Иҗаты Беренче шигырьләре «Тау сукмаклары» () китабында (Сухуми, 1957), «Юность» (Мәскәү) журналында басыла. 1962 елдан проза әсәрләре яза башлый. 1966 елда «Новый мир» журналында басылган «Кәҗәүгез йолдызлыгы» () повесте танылу китерә.
«Чегемнан Сандро» () роман-эпопеясын, «Чикның балачагы» () эпосын, «Кроликлар һәм буар еланнар» () повестен, «Русия турында уйлаучы һәм америкалы» () эссесын язган. «Кеше һәм аның тирә-ягы» (), «Мәктәп вальсы, яки Оятның көче» (), «Шагыйрь» (), «Кеше кую урыны» (), «Софичка» повестьлары, «Гераклның унөченче батырлыгы» (), «Башлану» (), «Әтәч» (), «Диңгез турында хикәя» (), «Бабакай» () хикәяләре һ.б. әсәрләре игътибарга лаек.
Әсәрләре «Литературная Абхазия», «Новый мир», «Неделя» басмаларында дөнья күрә. «Метрополь» бәйсез әлманахында «Зур сексның бәләкәй гиганты» () повесте басыла. Күп кенә әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән.
Карашлары ССРБ югары шурасы депутаты булып сайлана (1989-1991). Башкача сәясәт белән шөгыльләнми. Абхазия бәйсезлеген яклап, сүз әйтмәве өчен, Абхазия лидеры Владимир Ардзинба белән аралары киеренке була.
Гаиләсе Хатыны Антонина Хлебникова, шагыйрә. улы, кызы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1989 ССРБ дәүләт премиясе 1994 РФ дәүләт премиясе 2013 РФ дәүләт премиясе 2004 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 1999 3 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2009 4 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Әдәбият Ермолин Е. Последние классики. М.: Совпадение, 2016. ISBN 978-5-903060-36-2.
Сылтамалар Фазиль Искандер. Биография
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары