Сафиуллин — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән Сафиулла («Аллаһының чиста, саф адәме») исеменнән ясалган.
Татар Википедиясендә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Әбелхәер Сафиуллин (1943―2022), 1989―1990 һәм 1997―2016 елларда «Нур» театрының баш режиссеры. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). Әнвәр Сафиуллин (1927—2020), Социалистик Хезмәт Каһарманы, нефть сәнәгате ветераны. Габделхак Сафиуллин (1934), БАССР атказанган табибы (1976). Мәчетле районының мактаулы гражданы (2009). Гани Сафиуллин (1905—1973), Советлар Берлеге Каһарманы, генерал-лейтенант. Илназ Сафиуллин, җырчы. Ким Сафиуллин — монументалист, нәкышче, графикачы Садрый Сафиуллин (1913―1987), фирка һәм хуҗалык эшлеклесе. Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче. Юныс Сафиуллин, драматург. Ямил Сафиуллин (1935—2020), әдәбият галиме, ТР атказанган укытучысы.
Моны да карагыз Сафиуллина
Төркем:Фамилияләр