Мәлки — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы татар авылы. Географиясе Мәлки Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 97 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан көньяк-көнбатышка таба 26 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих 17 гасырда ниезләнгән. Авылда мәчет эшләве билгеле. 18 гасырда авыл халкы чукындырыла. Чукынырга теләмәгән халык башка татар авылларына күченә, күпчелеге Багыш авылына. Мәчет тә Багыш авылына күчерелә. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Халык саны 1989 2002 2010 2011 2017 648 606 567 588 645Мәлки. Татар энциклопедиясе. Милли составы (2010): татарлар — 93%, руслар — 5%, чуашлар - 2%.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 507 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 91,32%, урыслар — 7,10%, башка халыклар — 1,58%.

Шәхесләр Александр Волков (1960), Татарстан Республикасы Президентының документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы. Валерий Волков, әфганчы Лена Бичарина, татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты. Александр Малов, журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны. Светлана Журавлева – Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре. Мәгариф Мәлки төп мәктәбе Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Төркем:Кайбыч районы татар авыллары Төркем:Кайбыч районы керәшен татар авыллары