Карл Густаф Эмиль Маннерһейм (, ; , Виллнәс (Аскайнен), Або-Бьөрнеборг губернасы, Финляндия Бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе — , Лозанна, Швейцария) — фин дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, маршал (1933). Тәрҗемәи хәле thumb|260px|left| Курманжаның тирмәдә. Сулдан уңга: Поль Пеллио, Курманжан датка, аның оныгы, Густав Маннерһейм Нәселле дворяннар гаиләсендә туган. Һелсингфорс университетын (1887) һәм Санкт-Петербургдагы Николай атлы гаскәр училещесын тәмамлаган. Рәсәй армиясе составында рус-япун һәм Беренче бөтендөнья сугышларында катнашкан, атлы гаскәр дивизиясе белән командалык иткән.

Рәсәйдә инкыйлаб башланганнан соң, Финляндиягә кайта. 1918 нең 16 гыйнварында фин гаскәре итеп билгеләнгән. 1918-1919 да Финляндия регенты. 1919 дә президент сайлауларында җиңелгән.

1931 дә Дәүләт саклануы шурасы рәисе, 1933 тән Карел муентыгында ныгытылган сызык («Маннерһейм сызыгы») төзү белән шөгыльләнгән. Икенче Бөтендөнья сугышы дәверендә фин гаскәре сәргаскәре булган. 1944 нең августында президент итеп сайланган. 1946 да истигъфага чыккан.

1951 нең 27 гыйнварында Лозаннада вафат булган.

Тышкы сылтамалар http://www.hronos.ru

Искәрмәләр

Төркем:Финляндия сәясәтчеләре Төркем:Шәхесләр:Финляндия Төркем:Финляндия президентлары