Нәгыймә Таҗдарова, Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова, , — , ) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Уфа дәүләт татар-башкорт күрсәтмә театры, Камал театры артисты. ТАССР халык (1939), РСФСР атказанган (1940) артисты.

Тәрҗемәи хәле 1888 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Утар-Аты авылында туган.

Хезмәт юлы 1914 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый.

1922–1926 елларда — Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры). 1926 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында.

Иҗаты Тормышчан, ышандыргыч образлар иҗат иткән зур талантка ия булган күренекле артистка. Каһарманнарының күңел дөньясын бөтен тирәнлеге белән ачып бирә. Ул иҗат иткән образлар нечкә күңелле, нәзакәтле булулары белән аерылып тораларГ. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек.

Уйнаган рольләре Һаҗәр — «Ямьсез тормыш» Ф. Сәйфи-Казанлы Рокыя — «Тигезсезләр» Ф. Әмирхан Мария Антоновна — «Ревизор» Н. Гоголь Сәгыйдә — «Күмелгән кораллар» Һ. Такташ Татьяна — «Сыну» (Разлом) Б. Лавренев Ләйлә — «Миркәй белән Айсылу» Н. Исәнбәт Оксана — «Эскадра һәлакәте» А. Корнейчук Каринкина — «Гаепсездән гаеплеләр» А. Островский Айсылу — «Наёмщик» Т. Гыйззәт Хөбәйбә — «Мактаулы заман» Т. Гыйззәт Гөлниса — «Ташкыннар» Т. Гыйззәт Саҗидә — «Шәмсекамәр» М. Әблиев һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1939 ТАССР халык артисты 1940 РСФСР атказанган артисты

Искәрмәләр

Чыганаклар И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:«Сәйяр» актерлары