Илдус Садыйков, Илдус Харис улы Садыйков, (1932-2002) — ТАССР министрлар шурасы рәисе (1983–1985), Түбән Каманың шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 28 ноябренда Красноярск крае Төньяк-Енисей районы Вельмо-2 бистәсендә туган. Ата-бабасы Арча районы Чөмә-Елга авылыннан Чита өлкәсенә сөрелгән булган. Вельмо -2 бистәсендә җидееллык мәктәпне, гаиләсенә кайтырга рөхсәт алынгач (1948 елда), Казанның 2 нче санлы татар мәктәбенең ун классын, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (1955) тәмамлаганИ. Демина. Аның иң бәхетле еллары .

Хезмәт юлы 1955-1966 Казан резина-техник эшләнмәләр заводында цех механигы, цех башлыгы, баш инженер урынбасары, завод һөнәри берлеге комитеты рәисе, фирка комитеты сәркатибе, баш инженер. 1966-1967 КПССның Идел буе районы (Казан) комитеты беренче сәркатибе.

Түбән Камада 1969 елда Түбән Кама шәһәренә килә. Шәһәр һәм химия комплексы төзелешенә зур өлеш кертә. 1969-1983 КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче сәркатибе. Бу чорда Түбән Кама химия-технология институты (филиал), политехник һәм нефтехимик көллиятләр, медицина һәм музыка укуханәләре, һөнәри лицейлар, 12 гомуми белем мәктәбе, балалар иҗаты һәм техник иҗат йортлары, балалар бакчалары ачыла. Ел саен 160 мең м² торак куллануга тапшырыла. ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 төзелә Түбән Кама телерадикомпаниясе (НТР) сайтында.

Казанда 1982, ноябрь-1985 ТАССР министрлар шурасы рәисе. 1985-1991 Бөтенсоюз күмерсу чималы фәнни-тикшеренү институты директоры. 1991 Швейцария-Татарстан уртак «Волгапласт» ширкәте генераль директоры.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1967-1990 4 чакырылыш Татарстан АССР югары шурасы депутаты. 1985-1990 2 чакырылыш РСФСР югары шурасы булып сайлана«Милләттәшләр» сайтында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Октябрь Инкыйлабы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Хәтер 2002, декабрь Балалар һәм яшьләр иҗаты йортына (Түбән Кама, Тукай ур., 2) исеме бирелгән, йорт фасадында барельефы, холлында бюсты куелган.

Әдәбият И.Х. Садыйков. Забота наша такая. Казан, 1983.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар

Түбән Кама районы рәсми сайты Татарстанның күренекле шәхесләре И. Садыйков Edu.rt.ru сайтында Илдус Садыйков (видео)

Моны да карагыз

Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашлары Төркем:Инженерлар