Иван Егоров, Иван Михаил улы Егоров (21 гыйнвар 1961, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Җөри авылы) — ширкәт җитәкчесе, иҗтимагый эшлекле. «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2012). ТР Дәүләт Советының IV-VI чакырылыш депутаты. Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Самбо федерациясе президенты.

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 21 январенда ТАССР Мамадыш районы Җөри авылында туган. «Башлангыч хәрби белем һәм бәдән тәрбиясе» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын (1987) һәм «менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү коммерция академиясен (1994) тәмамлый. Хәрби хезмәтен Әфганстан сугышында разведка-десант ротасының десант-һөҗүм взводы командиры урынбасары булып үтә.

«Башлангыч хәрби белем һәм физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын (1987), Мәскәү коммерция академиясен «менеджмент» (1994) белгечлеге буенча тәмамлый. Эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсе бар.

1987 елдан алып 1996 елга кадәр сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли. 1996-2002 елларда – «Татспиртпром» җитештерү берләшмәсе филиалы «Усады спирт заводы» дәүләт унитар предприятиесе директоры.

2002 елдан — Татарстанның сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, азык-төлек, транспорт һәм сәүдә предприятиеләре төркеме идарәче компаниясе «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры. 1998 елда «АК БАРС» Банкның бүлендек структурасы буларак, аның Сәүдә-сәнәгать активлары белән профессиональ идарә итү өчен нигез салына. Холдинг составында 80 гә якын предприятие бар (хезмәткәрләрнең гомуми саны 40 меңнән артык кеше һәм еллык әйләнеше — 90 млрд. сумнан артык), шул исәптән «Ак Барс» судно төзү корпорациясе составына кергән А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы.

2009 елның мартыннан — Тататрстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты

Бердәм Россия партия әгъзасыИ. М. Егоров в единой базе депутатов партии «Единая Россия», Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы. Төньяк Кавказ төбәге территориясендә Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм террорчылыкка каршы операцияләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының координация советы рәисе.

Иҗтимагый эшчәнлеге 2009-2014 ТР Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты. 2014 елның октябреннан ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатыТР эшлекле үзәге сайтында. Татарстан Республикасының автомотоспорт, самбо федерацияләре президенты. Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының идарә җитәкчесе.«Кряшены — это часть меня…» Интервью с Председателем Правления общественной организации кряшен Татарстана Иваном Егоровым. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт ансамблен оештырудаМатбугат.ру сайтында, Тихвин чиркәвен яңартуда ярдәм итә. 2019 елның 9 сентябреннан ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Егоров Иван Михайлович. ТР ДШ сайты.

Шәхси тормышы Өйләнгән, өч бала тәрбияли. Кече улы Тимур Егоров, КДАТУда укый, футболның зур фанатыЭкс-зять Зиганшина, сын Егорова и другие: топ-50 завидных женихов Татарстана. Бизнес-Онлайн, 21.02.2025.

Кызыклы факт 2011 елда «Татарстанның 50 иң тәэсирле шәхесе» исемлегендә 38- урынны билиТатарстанның 50 иң тәэсирле шәхесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре. Кызыл Йолдыз ордены (1981). «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005). «Россиянең агросәнәгать комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен» алтын медале (2008). II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены. Ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе президентының Рәхмәт хаты (2009). Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Тугърылык өчен» билгесе (2009).

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ сайты Официальная страница И. М. Егорова на сайте ФАМС РТ И. М. Егоров в Справочнике персоналий на сайте Официальный Татарстан «Мистрали» по-зеленодольски: Иван Егоров станет главным по вертолетоносцам? Кряшены Татарстана: "Мы - очень скромный народ"

Шулай ук карагыз

Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1961 елда туганнар Төркем:21 гыйнвар көнне туганнар