Мортазин — татар һәм башкорт фамилиясе. Мортаза исеменнән барлыкка килгән.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Әхәт Мортазин (1959—2018), журналист, Башкортстан радиосы һәм телевидение дикторы (1986—2018). Башкортстанның халык артисты (2009). Вәлиулла Мортазин (Мортазин-Иманский) (1885-1938), театр режиссёры, РСФСР халык артисты. Денис Мортазин, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (Логос, Того, 2008). Илдус Мортазин, рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). Ирек Мортазин (05.04.1964), журналист (Мәскәү). Камса Мортазин (1966), язучы, фән кандидаты (2005), БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2007) (Чиләбе). Мансур Мортазин (22.09.1966), журналист. Марат Мортазин (26.12.1957), ислам белгече. Муса Мортазин (1891—1937), хәрби эшлекле, 1920-1921 - БашЦИК рәисе. Рамазан Мортазин (1870-?), сәяси золым корбаны. Рәис Мортазин, Чистай үзәк хастаханәсе баш табибы (2015 елдан). Рәүф Мортазин (1910-1994), композитор, Салават Юлаев премиясе иясе (1990). Роберт Мортазин (07.01.1958), актер, оешма җитәкчесе. Хәниф Мортазин, тренер (җиңел атлетика), РСФСР атказанган тренеры, Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре. Фирзәр Мортазин , җырчы, үзешчән композитор.
Мортазина Миләүшә Мортазина (27.05.1926), профессор, вокал педагогы, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1983). Шәүрә Мортазина (1925—2002), театр режиссёры, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1970).
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр