Иван Әлиев (Иван Михаил улы Әлиев, ) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1943).

Тәрҗемәи хәле 1892 елның 19 октябрендә Тимер-Хан-Шура (хәзерге Дагыстан, Буйнакск) шәһәрендә туган. Татар. Эзләнү хәрәкәтләре форумы сайтындаВеликая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь (под общей редакцией М.Г. Вожакина. М.: Жуковский; Кучково поле, 2006.-Т.1.-672 с.

Белеме Җәяүле разведка мәктәбе һәм Александр III исемендәге 145- Новочеркасск җәяүле полкының өйрәнү командасы (Петроград, 1914). Павловск хәрби укуханәсен тәмамлаган (1916). Харкаудагы комсоставның югары кабатлау курсларында әзерлек бүлеген тәмамлый (1924). РККА югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый (1925).

Хәрби хезмәткә чакырылганчы Одессада рухани семинариясендә укый. 1908 елдан Одессада Гопп һәм Ингерның слесарь-механика остаханәләрендә, Мюльнер һәм «Гена» заводларында эшли. 1913 елдан хәрби хезмәттә.

Беренче бөтендөнья сугышында Румын фронтында прапорщик, җәяүле разведка командасы башлыгы. 1917 елдан Одессада кызыл гвардия отряды инструкторы. 1918 елдан РККА сафларында хезмәт итә.

Ватандашлар сугышында Көньяк һәм Көнчыгыш фронтларында алып барылган сугышларда катнаша. Украинада Шестопаловның партизан отрядында , соңрак башлык була. Кызыл Армиянең Курскидагы коммунистлар ротасында өлкән разведчик. Кызыл Армиянең аерым Курск марш батальонында , гренадёрлар командасы башлыгы, батальон командиры. 1919 елның апреленнән Көнчыгыш фронтның 5- армиясе составындагы запас полкта: гренадёрлар командасы башлыгы, техник рота командиры, аерым сапёрлар ротасы командиры, полкның хәрби-торак комиссиясе башлыгы. 1920 елда Одессадагы комсостав курслары ротасы командиры, августтан Кара диңгез яр буе оборонасы штабы разведка башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, октябрьдән 14- армия составындагы 41- укчы дивизия штабында разведка башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Хәрби карьера 1921 елдан Киев чик саклау округы ВЧК махсус бүлегендә оператив разведка бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе, сентябрьдән 194- чик батальонында рота командиры. 1922 елның башыннан ВЧК гаскәрләренең 112- аерым батальон роталары һәм махсус бүлекләр командиры, майдан ГПУ гаскәрләренең аерым 113- батальон командиры, августтан Украина хәрби округына керүче 23- укчы дивизиянең 67- укчы полкы командиры урынбасары, аннары 51- Перекоп һәм 15- укчы дивизияләрдә батальон командиры. 1924 елда Харкаутагы комсоставның югары кабатлау курсларында әзерлек бүлеген тәмамлый. 1925 елда РККА югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый. 1925-1930 берләштерелгән Урта Азия хәрби мәктәбендә һәм Сарытауда Идел буе хәрби округы мәктәбендә төрле вазифалар башкара. 1930 елның октябреннән Төньяк Кавказ хәрби округына керүче 23- укчы дивизиянең 66- укчы полкы командирының хуҗалык эшләре буенча урынбасары. 1933 елда отставкага чыга. 1940 елның гыйнварыннан кабат РККА сафларына чакырыла, Магнитогорскидагы Урал хәрби округы запастагы комсостав хәрби белемнәрен күтәрү курсларында тактик әзерлек җитәкчесе.

Бөек Ватан сугышында 1941 елда сәяси состав курсларында уку-укыту бүлеге башлыгы. 1941 елның июленнән Ижауда 313- укчы дивизиянең 1068- укчы полкы командиры. 1941 елның сентябрендә дивизия Карелия фронтында 7- армия составында сугышка керә. Петрозаводск, Кондопога, Медвежьегорск шәһәрләрен дошман һөҗүменнән саклый, декабрьдә камалышта кала, ләкин Повенецк култыгы буйлап камалыштан чыга. 1942 елның августында полковник, 314- укчы дивизия командиры. 1943 елның гыйнвар-мартында Ленинград камалышын өзү максаты куелган «Искра» операциясендә катнаша, Кингисепп каласын азат итә. 1944 елның октябреннән генерал-майор, 124- укчы корпус командиры. Балтыйк буе, Көнчыгыш Пруссия операцияләрендә корпус сугышчылары үзләрен данга күмә.

Сугыштан соң Дон хәрби округы пехота офицерлары белемен күтәрү курслары башлыгы. 1946 елның февраленнән Львов урман техниклары институтында хәрби кафедра башлыгы. 1946 елның июненнән отставкада.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дүрт Кызыл Байрак ордены. 2 дәрәҗә Суворов ордены. 2 дәрәҗә Кутузов ордены.

Чыганаклар Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5. Джесси Рассел. Алиев, Иван Михайлович. Издательство VSD, 2013 ISBN 978-5-5099-3180-2

Сылтамалар Эзләнү хәрәкәтләре форумы

Искәрмәләр

Төркем:Корпус командирлары