Миңнегали Гобәйдуллин гвардия лейтенанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). Тәрҗемәи хәл Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллин Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы исемле татар авылында туып үсә. Милләте татарhttp://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=1467 . Туган авылында җидееллык мәктәптә белем ала. 1938 елның 2нче мартында комсомол сафларына кабул ителә. Баку шәһәрендә 1940-41 елларда нефть техникумында укый. Нефть чыгару өлкәсендә эшләргә дә өлгерә.
1941 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына чакырыла һәм тизләтелгән хәрби курсларга җибәрелә. Аны тәмамлагач, 1942 елның июнендә фронтка алына. 1943 елның июненнән пулеметчылар взводы командиры. Шул ук елның октябрь аенда коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. 1944 елның 8 мартында Украинаның Херсон өлкәсендәге Нововоронцова районының Дудчаны авылы янында барган сугышларда, үзенең взводы белән төп гаскәрләргә юл азат иткәндә дошман амбразурасын үз гәүдәсе белән каплап батырларча һәлак була.
Батырның туган авылында, район үзәге Кыргыз-Миякәдә һәйкәлләр урнаштырылган. Уфада, М.Гобәйдуллин һәм А. Матросов истәлегенә куелган мемориалда Мәңгелек ут янып тора.
Чыганаклар Каһарман татар егете, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның тууына 90 ел тулды Алар мәңге онытылмас
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Амбразураны гәүдәсе белән каплаган сугышчылар