Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы (; пиньинь Níngxià Huízú Zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк өлешендәге провинция.

Башкаласы — Инчүән шәһәре. География Район Лөсслы платосында урнашкан, Ниңчә террииториясе аша Хуанхэ елгасы ага. Көнчыгышта Шенчи провинциясе белән, көньякта һәм көнбатышта Гәнсу провинциясе белән, төньякта Эчке Монголия мөхтәри районы белән чиктәш. Халык 1982 1990 2000 2010 3 895 578 4 655 451 5 486 393 6 301 350 Милли состав (2010): кытайлар — 4 086 367 кеше (64,85%), хуэй — 2 173 820 кеше (34,50%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口 Административ бүленеш Харита # Исем КытайчаПиньинь Халык саны (2010)Шәһәр бүлгеләре1Инчүән银川市Yínchuān Shì1,993,0882Шизуйшән石嘴山市Shízuǐshān Shì725,4823Вуҗуң吴忠市Wúzhōng Shì1,273,7924Җуңвей中卫市Zhōngwèi Shì1,080,8325Гуюән固原市Gùyuán Shì1,228,156

Икътисад Хуҗалыкның төп тармагы — игенчелек. Дөге, бодай, тары, гаолян, мамык, майлы үсемлекләр үстерелә. Терлекчелектә нигездә сарык һәм МЭТ асрала. Радиотехника, электроника, металлургия, тукымачылык һәм азык-төлек сәнәгате бар. Инчүән шәһәре янында ташкүмер һәм аш тозы казып алына. Хуанхэ елгасы — көймәләр йөрешле. Искәрмәләр

Төркем:Кытай төбәкләре