Илдар Абдразаков, Илдар Әмир улы Абдразаков (Ильда́р Ами́рович Абдраза́ков, , 1976 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — җырчы (бас). Россия Федерациясенең атказанган (2021)Ильдару Абдразакову присвоено звание Заслуженного артиста России һәм халык (2025)Лейла Аралбаева. Владимир Путин присвоил Ильдару Абдразакову звание народного артиста России. Башинформ, 10.12.2025, Башкортстанның (2011 ел) һәм Татарстанның (2013 ел) халык артисты. «Грэмми» (2011 ел), «Алтын битлек» (2013 ел), «Casta diva» (2016, 2022), «BraVo» (2018 ел) премияләре, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе (2023) лауреаты. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы (2024 елның 15 октябреннән) Указ Президента Российской Федерации от 15.10.2024 № 889. Официальное опубликование правовых актов. Севастополь опера һәм балет театры директоры (2024 елның декабреннән) Народный артист Татарстана Абдразаков возглавил Севастопольский театр оперы и балета. Бизнес-Онлайн, 11.12.2024. Санкт-Петербургтагы сәнгать җитәкчесе (2026 елның мартыннан) Илдар Абдразаков Михайлов театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Татар-информ, 11.03.2026 һәм директоры (2026 елның октябреннән)Братьев Абдразаковых из Башкирии одновременно повысили в должности и звании. Новости Уфы и Башкирии.
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 26 сентябрендә Уфада туган. Уфа сәнгать институтын (М. Мортазина сыйныфы) тәмамлый (2000 ел). 1994 Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында. 1998 «Мария театры»нда (Санкт-Петербург) дебюты — Фигаро («Фигаро туе», В. А. Моцарт). 2000 «Мария театры»ның төп труппасына кабул ителә. 2001 «Ла Скала» театрында дебюты — Родольфо («Сомнамбула» В. Беллини). 2004 «Метрополитен-опера»дагы дебюты — Мостафа («Итальянка Алжирда» Дж. Россини). Дөньяның әйдәүче опера театрларында чыгыш ясый: «Лисео» (Барселона), «Театро Филармонико» (Верона, Италия), «Массимо» (Палермо, Италия), «Ковент Гарден», «Опера Бастиль», Вена операсы, Вашингтон операсы.
Татарстанда Ф. Шаляпин исемендәге опера фестивалендә, «Рахлин сезоннары» халыкара фесивалендә катнаша.
Репертуар
Сураман — «Салават Юлаев» (дебют, 1995); Сурин — «Пики дамасы» () П. И. Чайковский (дебют, 1996); Кыш бабай — «Кар кызы» (); Варяг кунагы «Садко» Н. Римский-Корсаков; Досифей «Хованщина» М. Мусоргский; Оровезо — «Норма» В. Беллини; Дон Жуан, Лепорелло ;— «Дон Жуан»; Гульельмо — «Бар да шулай эшли» (); Базилио — «Севилья чәчтарашы» () В. А.& Моцарт; Сәлим — «Төрек Италияда»,; Моисей — «Моисей һәм фиргавен»; Ассур — «Семирамида»; Мөхәммәт II — «Коринф чолганышы » Дж. ;Россини; Аттила — «Аттила»; Банко — «Макбет»; Гуардиано, Маркиз ди Калатрава — «Язмыш көче» (); Дон де Сильва — «Эрнани»; Оберто — «Оберто, граф ди Сан-Бонифачо»; Монтероне — «Риголетто»; Феррандо — «Трубадур»; Фараон, Рамфис — «Аида» Дж. Верди; Мефистофель — «Мефистофель» А. Бойто; Мефистофель ;— «Фауст» Ш. Гуно; Мефистофель — «Фаустны гаепләү» Г. Берлиоз; Эскамильо — «Кармен» Ж. Бизе; Раймонд — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти.
«Алтын битлек» премиясе
2013 — Э. Т. Гофман әсәре нигезендә «Мария театры»нда (Санкт-Петербург) куелган «Гофман әкиятләре» операсында (Жак Оффенбах партитурасы, режиссер Василий Бархатов) башкарган партияләре өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе бирелә.
Casta diva премиясе 2016 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — Мефистофель («Фауст» Ш. Гуно, Зальцбург фестивалендә); Филипп II («Дон Карлос» Дж. Верди, Мәскәүнең Зур театрында); Линдорф, Коппелиус, Дапетутто, Миракль («Һоффман әкиятләре», Ж. Оффенбах, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында) партияләре өчен«Уфа» журналы, 2017, №1Башинформ, 25.12.2016. 2022 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — «Европа вакыйгасы» номинациясендә ― Мусоргскийның «Борис Годунов» операсында (Ла Скала, Милан, сезон ачылышы; Риккардо Шайи, Каспер Хольтен) Борис арисе өчен Премия Сasta Diva: лауреаты 2022. Музыкальное обозрение, 9.03.2023Лейла Аралбаева. Айгуль Ахметшина и Ильдар Абдразаков отмечены премией Casta Diva. ИА «Башинформ», 30.03.2023 «BraVo» премиясе 2018 елның март аенда «Иң яхшы классик ир-ат вокалы» номинациясендә Беренче халыкара «BraVo» һөнәри музыка премиясе (Мәскәү, Зур театр) җиңүчесе булдыЛ. Аралбаева. Ильдар Абдразаков стал победителем Первой международной музыкальной премии «BraVo». ИА «Башинформ», 12.03.2018.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1997 — XVII М. Глинка конкурсы — I урын 1997 — И. Архипова конкурсы — лауреат 1998 — III Н. А. Римский-Корсаков конкурсы — Гран-при 1999 — Е. Образцова конкурсы — Гран-при 2000 — V Мария Каллас конкурсы, Верди тавышлары (Nuove voci per Verdi, Италия) — Гран-при 2011 — «Грэмми» премиясе БР атказанган артисты (2000) Башкортстанның халык артисты (2011) Татарстанның халык артисты (2013) БР мәдәни дөньясы «Алтын битлек» премиясе (2013) Casta diva премиясе (2016; 2022) «BraVo» премиясе (2018) Салават Юлаев ордены (2018)Илдар Абдразаков Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Азатлык радиосы, 28.04.2018 Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021) БР «Хезмәт каһарманлыгы өчен» медале (2024)Азат Гиззатуллин. Артисты Мариинки и Большого под руководством Гергиева исполнили в Уфе «Аттилу». ИА «Башинформ», 8.05.2024
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең (2023) ― Ватан һәм дөнья музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Указ Президента Российской Федерации от 10.06.2024 № 466 Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков Россия Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар-информ, 12.06.2024. Россия Федерациясенең халык артисты (2025) ― ил музыка сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен. 2026 ― Людвиг Нобель премиясеМария Голубкова. В Петербурге в 21-й раз вручили премию Людвига Нобеля. Российская газета, 12.06.2026
Гаилә хәле I хатыны — Ольга Трофимова. Кызлары Эльвира (25.11.2001). II хатыны — Ольга Бородина. Уллары Владимир-Әмир (14.01.2003) «КП-Уфа», 19.02.2014. III хатыны — Марика Гвилава. Кызлары Рианна (13.09.2016), Александра (02.09.2017), улы Әмир (2020).
Искәрмәләр
Сылтамалар Җырчының рәсми сайты Башкортстан (белешмәлек) «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты Атаклы опера җырчысы Илдар Абдразаковка 38 яшь
Моны да карагыз
Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Опера җырчылары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Casta diva премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Башкорт опера һәм балет театры җырчылары Төркем:Баслар Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:Театр директорлары