Марий Чодра ( — Мари урманы) — Мари Илнең көньяк-көнчыгышында (Морки, Волжск, Звенигово районнары) урнашкан милли парк. Парк 366 км² мәйданын били. Парк аша Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М-7 «Идел» автоюлы һәм Яшел Үзән — Яраң тимер юлы үтә.

1985 елның 2 декабрендәге 589 N-лы Мари АССР Министрлар Шурасының "«Марий Чодра» милли паркын булдыру турында" карары нигезендә 1985 елның 13 сентябрендә РСФСР Министрлар Шурасы карары белән булдырылган.Постановление Совета Министров РСФСР от 13 сентября 1985 г. № 400 «О создании национального парка „Марий Чодра“ в Марийской АССР»

Парк сирәк очрый торган үсемлекләрне саклау өчен булдырылган.

Паркның иң популяр урыннары: Ялчык, Глухое, Кичиер күлләре, Илләт һәм Юшут елгалары буйлап йөзү, Пугачёв имәне, Өрәңге таулары.

«Марий Чодра»да ундүрттән артык туристик үзәк бар. Искәрмәләр

Төркем:Русия милли парклары Төркем:Мари Иле сакланган табигать территорияләре