2006 елдан Бурсада (Төркия) уза торган «Ефәк юлы» кинофестивале белән бутамаска.

Ефәк юлы (кинофестиваль) – Кытай хөкүмәте тарафыннан Төньяк-Көнбатыш Кытайның Шэньси провинциясендәге Сиань шәһәрендә һәм Көнчыгыш Кытайның Ефәк юлы (диңгез) башланып китә торган Фучжоу шәһәрендә чиратлап уздырыла торган халыкара кинофильмнар фестивале.

Максаты 2013 елда КХР хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән яңартылган Ефәк юлы белән диңгез Ефәк юлын берләштергән икътисадый путаны тормышка ашыру концепциясе нигезендә, Ефәк юллары буендагы 50 илнең (Кытай, Россия, Һиндстан, Иран, Төркия, Таиланд һ.б.) хезмәттәшлеген һәм мәдәни багланышларын ныгыту, кинематография өлкәсендәге бәйләнеш өчен яңа мәйдан булдыру. Шаңхай һәм Пекин кинофестивальләре белән берлектә Кытай кинофильмнарын халыкара мәйданга чыгару.

I кинофестиваль Оештыручылары: КХР матбугат, басмаханәләр, радио, кинематография һәм телевидение буенча баш дәүләт идарәсе һәм Шэньси провинциясенең халык хөкүмәте. Шэньси провинциясенең халык хөкүмәте химаячелегендә Төньяк-Көнбатыш Кытайның Шэньси провинциясендәге Сиань шәһәрендә 2014 елның 20-24 октябрендә уза. Шэньси провинциясе рәсми сайты

Ачылу тантанасы Тан династиясе тарихына багышлана. Тан династиясе вакытында Сиань Кытайның башкаласы булып торган. Атаклы Ефәк юлы шул заманда гамәлгә кергән. Татарстан фильмы Кытайда фестивальдә катнашты

Мәгълүмат Катнашучы илләр саны: 25 Катнашучы илләр: , ,, , Сингапур, Көньяк Корея, Һиндстан һ.б. Катнашучы киностудияләр саны: 170 Кинофильмнар төшерелгән: 18 телдә Кинобазарда тәкъдим ителгән : 100 фильм Килешүләр төзелгән: 3 млрд юаньлык дән катнаша: 20 кинотасма («Василиса» – тамашачы мәхәббәте премиясе, : «Корбан-роман» – тамашачы мәхәббәте премиясе).

«Ефәк юлы» кинофестивале кысаларында кино өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне һәм элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән Декларация кабул ителә.

II кинофестиваль II «Ефәк юлы» кинофестивале Көнчыгыш Кытайның Ефәк юлы (диңгез) башланып китә торган Фучжоу шәһәрендә 2015 елның сентябрендә үтә.

Сылтамалар Кытайның халыкара радиосы «Эшлекле Казакъстан» халыкара мәгълүмат агентлыгы 2 Азәрбайҗан фильмы бүләккә лаек блды

Искәрмәләр

Төркем:Кинематограф Төркем:Халыкара кинофестивальләр