Роберт Баемов, Роберт Нурмөхәммәт улы Баемов (, 1937 елның 10 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Кырмыскалы районы, Үтәгән — 2010 елның 30 апреле, РФ, БР, Уфа) – язучы, әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1997). Филология фәннәре докторы (1983). РФ (2005) һәм БАССР (1986) атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1984). БР ФА мөхбир-әгъзасы (1992). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан)

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 10 гыйнварында БАССР Кырмыскалы районы Үтәгән авылында туган. Биш-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1964), Мәскәү дәүләт университетында аспирантураны (1968) тәмамлаган. Мәктәпне бетергәч, Иске Кыешкы, Биштәкә авылларында (1954-1957) укыта. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була (1957-1959). БДУ ны тәмамлагач, ассистент итеп калдырыла. Филология фәннәре кандидаты (1968), докторы (1983) дәрәҗәләренә диссертация яклый. БДУда 1962 елдан (башкорт әдәбияты кафедрасында укытучы, доцент; кафедра мөдире (1982 елдан) хезмәт куя.

Иҗаты Гыйльми эшчәнлеге 500 фәнни хезмәте бар, шул исәптән 40 китабы һәм монографиясе. Студент елларыннан ук әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза. Башкорт әдәбиятында проза жанрын тикшерүгә багышланган «Өлгергәнлеккә бер адым» (Шаг в зрелость) (1975), «Иҗади бизәкләр» (1977), «Башкорт тарихи-инкыйлаби романы» (Башкирский историко-революционный роман), «Эзләнүләрнең чиге юк» (Поискам нет конца) (1980), «Елганың башы һәм тамагы» (Истоки и устья) (1993) китаплары басылды. 6 томлык «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990 — 1996; История башкирской литературы) авторларының берсе, дәреслекләр авторы. «Бөекләр һәм Көнчыгышның әдәби ядкарьләре» (Великие лики и литературные памятники Востока) монографиясендә төрки-гарәп-фарсы телле әдәбиятның чишмә башын тикшерә. Ватандаш сайты «Ядкарь» (1994), «Проблемы востоковедения» (2009) фәнни журналларын оештыручы һәм беренче мөхәррире.

Әдәби әсәрләре

Язучы үзе дә проза өлкәсендә каләмен сынап карый: «Сусау» (1980), «Бикле хәзинә» (1982), «Кайтырбыз солдат булып» (1986) повесть һәм хикәя җыентыклары, «Ышаныч» (1988, журнал варианты; «Җавап бирер көн», 1989) романы, Әхмәтзәки Вәлидигә багышланган «Чуар шоңкар» (1997) тарихи романы, «Кәрван Багдадтан килә» (2009) романы нәшер ителә. Уфа-гид сайты

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ атказанган фән эшлеклесе БАССР атказанган фән эшлеклесе (1986). Салават Юлаев премиясе (1997).- «Чуар шоңкар» (1997) китабы өчен

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек) Талант һәм җан юмартлыгы

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ язучылары Төркем:РСФСР язучылары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Уфа уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:БАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Тарихи романнар авторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Филология фәннәре докторлары