Таймыр ярымутравы () — Ауразиянең иң төньягындагы ярымутау (Красноярск краенда).
Мәйданы 400 мең км², бу Россиядә иң зур ярымутау.
Урта Себернең төньякта, Кара диңгезенең Енисей култыгы белән Лаптевлар диңгезенең Хатанга култыгы арасында урнашкан. Көньякта Урта Себер яссы таулыгы белән чиктәш. Табгатенә күрә өч кисәккә бүленә: Яр буе денудацион тигезлеге; нигездә, дүртенчел дәвере катламнарынан тора. Рельефы — калкулыклы тигезлек. Тундра ландшафтлары төп урынны тота;. Бырранга таулары, төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка барлар, үзара параллель юнәлгән тезмәләрдән гыйбарәт. Озынлыгы 800 км, киңлеге 250 км. Иң бике ноктасы — Бырранга тавы (1146 мет). Озынлгы 5 километрга кадәр булган берничә тау бозлыгы бар (гомуми мәйдан 40 км²); Төньяк Себер (Таймыр, Енисей-Хатанга) түбәнлеге. Тоз гөмбәзләре очрыйлар. Рельефы — калкулыклы тигезлек, абосолют бикелекләре 50—200 метр.
Таймыр ярымутравының климаты бик суык; җир даими рәвештә туңып бетә. Еллы явым-төшемнәр саны — 120—250 мм. Гыйнварның уртача темературасы —30°...—35°, июлники +1°...+12°. Иң түбән температура —61°, иң югары температура +30°. Елгалар: Пясина, Югары һәм Түбән Таймыра, Хатанга. Күлләр күп. Халык күбесенчә боланчылык белән шөгыльләнә. Таймырда ташкүмер бассейны һәм тоз чыганаклары бар.
Төркем:Красноярск крае ярымутраулары Төркем:Кара диңгезе Төркем:Лаптевлар диңгезе