Тимергали Килмөхәммәтов (Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтов, ) – язучы. Филология фәннәре докторы (2000). Профессор. БР атказанган фән эшлеклесе (1997).

Тәрҗемәи хәле 1941 елның 19 декабренда Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсе Багдат районы Серов станциясендә туган. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын (1970) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1970), докторы (2000) диссертацияләрен яклый. 1970 елдан БДУ укытучысы. БДУ сайты

Иҗаты Әдәби эшчәнлеге студент елларында башлана. Беренче әсәре – «Будёновка» хикәясе дә шул елларда «Совет Башкортстаны» газетасында басыла. Беренче китабы – «Йолдыз төсе» (1968). Аспирантура бетергәч, проза, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә эшли. «Күк тояккай» (1972), «Кышлактагы кешеләр» (1976), «Хаклык үлми» (1991), «Җанкисәк» (2001) хикәя җыентыклары аны үзенчәлекле прозаик итеп танытты.

Фәнни эшчәнлеге Әдәби тәнкыйть, бигрәк тә театр тәнкыйте өлкәсендә, драматургия буенча эзләнүләр алып бара. Мостай Кәрим иҗатын тикшереп, «Мостай Кәрим драматургиясе» (1979) () китабын бастырды. «Башкорт трагедиясенең поэтикасы» (1983), «Драматургия һәм драматурглар» (1986) хезмәтләрен язды. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) китабы автордашы. Күгәрчен районы китапханәсе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре М. Өметбаев премиясе (2005) Зәйнәп Биишева премиясе (2009) БР атказанган фән эшлеклесе (1997) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

Әдәбият 1. С. Суфиянов. Осталык юлы – тырышлык. «Агыйдел», 1977, № 7.

2. Ә. Нигъмәтуллин. Ачышлардан туа ачышлар. «Агыйдел» ,1981, № 3.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Зәйнәп Биишева премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Вуз укытучылары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар