Әсхәл Әхмәт-Хуҗа (псевдоним, чын исеме Әсхәл Әбүталип улы Әхмәтхуҗин, ) – шагыйрь, тәрҗемәче. РФ (2002), БР (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм (1992), Фатих Кәрим, Ким Әхмәтҗанов (1995), И. Мурзакаев-Балапанов премияләре лауреаты. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2002).
Тәрҗемәи хәле 1942 елның 24 июнендә БАССР Әбҗәлил районы Амангилде авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1965), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1987) тәмамлый. «Агыйдел» журналында (1965-1969, 1978-1985) эшли. Уфа педагогия институтында (1991-1995) укыта. Әбҗәлил районы хакимиятендә әйдәүче белгеч (1996 елдан), Әбҗәлил районы китапханәсендә бүлек мөдире (1997-1999).
Иҗаты Беренче шигырьләр җыентыгы – «Сыбай чыктым» (1968). Балалар өчен «Бәрәчкәй» (1970), «Акыллы керпе» (1991), «Азамат белән куян баласы» (1991) исемле китаплары чыкты. «Бәйге» (1973), «Оран» (1980), «Ефәккә энҗе тезелде» (1982, тәрҗемә), «Мәйдан» (1989), «Тулпарым» (1992) һ.б. китапларына кергән әсәрләренә романтик күтәренкелек, шәхеснең иреккә омтылуын тасвирлау хас. П. Бровка, М.Ю.Лермонтов, А.С. Пушкин, Ш. Руставели, П. Тычина әсәрләрен тәрҗемә итте.
2018 елның 8 ноябрендә БР Әбҗәлил районы үзәге Аскар авылында вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002) БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992) Г. Сәләм премиясе (1992) Фатих Кәрим премиясе Ким Әхмәтҗанов премиясе (1995) И. Мурзакаев-Балапанов премиясе БР атказанган мәгариф хезмәткәре (2002) Халыклар дуслыгы ордены ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Әдәбият Г. Хөсәенов. Заманга тиң поэзия өчен. «Агыйдел» , 1983, № 12.
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Фатих Кәрим премиясе лауреатлары Төркем:Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Вуз укытучылары