Равил Бикбаев, Равил Төхфәт улы Бикбаев (, 1938 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцкий районы, Югары Кунакбай ― 2019 елның 23 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1989). БР халык шагыйре (1992). БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, комитет рәисе.

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 12 декабрендә Ырынбур өлкәсе Переволоцкий районы Югары Кунакбай авылында туган.

Габдрәфыйк авылында җиделлык мәктәпне (1953), Ак-Болак педагогика укуханәсен (1956), Уфада дәүләт университетын (1962), Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1965) тәмамлый. «Хәзерге башкорт поэмасы» темасына кандидатлык (1966), докторлык (1996) диссертацияләре яклый.

Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1995 елдан БР язучылар берлеге идарәсе рәисе. 2009 елдан БР ФА мөхбир—әгъзасы.

Иҗаты Беренче шигырьләрен университетта укыганда яза. 1957 елдан әсәрләре республика матбугатында басыла башлый. Беренче поэмасы – сугыш темасына багышланган «Вокзал» (1962) поэмасы «Агыйдел» журналында чыга. Беренче китабы – «Дала офыклары» (1964). Аның поэзиясенә туган халкының тарихи язмышы һәм бүгенгесе турында тирән уйланулар хас.

Шагыйрьлек эшен әдәбият фәне белән тыгыз бәйләп алып бара. Поэзиянең теоретик мәсьәләләрен өйрәнә. «Заманыбызның поэтик елъязмасы» дигән хезмәте чыкты. Шәехзадә Бабичка багышланган монография (1981) язды. 30 шигырьләр, фәнни китабы басылган. Уфагид сайтында

Р. Бикбаев тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.

1994 елда Казанда «Сак-Сок» поэмалар китабы нәшер ителде.

Китаплары Дала офыклары (1964) Кош юлы (1976) Лирика (1971) Гомер уртасы (1976) Сөенче (1979) Җирем балкышы (1982) Халкыма хат (1982) Буразналар (1985) Язмышым (1988) Сусадым – сулар бирегез (1989) Базар балтасы (1993)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР халык шагыйре (1992) БР атказанган фән эшлеклесе (1993) Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Юлаев премиясе (1989) Г. Сәләм премиясе (1970) – «Автобиография» китабы өчен Салават Юлаев ордены (2000) Р. Гарипов премиясе (1994) З. Биишева премиясе (2003)

Хәтер 2019 елның 1 октябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаев истәлеген мәңгеләштерү турында» Указы чыккан.Лейла Аралбаева. В Уфе состоялась презентация сайта народного поэта Башкортостана Равиля Бикбаева. Башинформ, 15.05.2023 2023 елның 15 маенда Башкортстан Республикасы Милли архивында Равил Бикбаевның тормышы, иҗтимагый, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге белән бәйле материалларның мультимедия архивы ( «Равил Бикбаев» сайты) презентациясенә багышланган тантаналы чара узган. 2024 елның 19 сентябрендә Ырынбур өлкәсе Акболак районы үзәге Акболак шәһәр тибындагы бистәсендә язучы 1953―1956 елларда укыган Акболак педагогика училищесы бинасында истәлек тактасы ачылган. Мемориаль такта Ырынбур шәһәре башкортлары корылтае (җитәкчесе Марат Сарбаев) тарафыннан эшләнгәнЛейла Аралбаева. В Оренбургской области увековечили память народного поэта Башкортостана. Башинформ, 19.09.2024.

Искәрмәләр

Әдәбият В. Әхмәдиев. Шагыйрьнең гражданлык йөзе. Ағиҙел, 1981, № 4. Г. Хөсәенов. Шагыйрьләр китабында әдәби портрет. Уфа, 1981. Р. Солтангәрәев. Шагыйрьнең өстенлеге. Кызыл таң, 1989, 3 март.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар «Чикләрсез татарлар» сайты

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:БАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Язучылар берлеге рәисләре Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары