Исергәп — Татарстан Республикасының Баулы районындагы авыл. Халык саны — 947 кеше (2008 елда). Географиясе Исергәп Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 317 чакрым, ә район үзәге Баулыдан көньяк-көнчыгышка таба 12 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих XVIII гасырда нигез салына. Өченче җанисәп (1761-1764) материалларында искә алына, 1762 елда авылда 20 ир-ат ясаклы татар яшәве күрсәтеләТатары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 76. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5. Дүртенче җанисәп (1781-1782) мәгълүматларына караганда, бу вакытта Адмиралтействога беркетелгән йомышлы татарлар арасында Исергәп авылыннан 2 кеше (ир-ат) була. Шушы ук җанисәп документларында авылда яшәүче 17 ир-ат ясаклы татар исәпкә алына. Старшина Аитмәмбәт Ишмәтов командасына караган авыллар арасында 2 типтәр һәм ялгызак (бобыль) ир-аты белән Исергәп авылы күрсәтеләТатары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 137, 139, 177. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5. XVIII-XIХ гасырларда халкы асабалар (вотчинник), типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына (сословиеләренә) керәТатар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2010. 2 т. - Б. 579. — ISBN ISBN 978-5-902375-06-7. 1889 елгы мәгълүматларга караганда, Исергәптә мәчет, мәктәп, 4 су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3351 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Баулы, 1963 елның 1 февраленнән - Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында. Танылган кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1930-10-20 Вахит Юныс язучы

Вахит Юныс Миргазиян Юныс (1927-2014), күренекле татар язучысы, публицист, сынчы, диңгезче. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе. Даимә Шакирҗанова (1923-1990), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1953-1956), ТАССР Министрлар шурасы рәисе урынбасары (1956-1964). Наил Шәрифуллин (1957), язучы, публицист, журналист. Демография Халык саны1859188918971920192619381949195819701979198920022010109016381938236621072063179114071059124710401038942 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1002 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 75,75%, урыслар — 18,86%, башка халыклар — 5,19%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,20%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2010. 2 т. - 656 б. — ISBN ISBN 978-5-902375-06-7. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — 192 с. - ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.