Фатыйма бинт Мөхәммәт әл-Фихри () — Фестагы Әл-Кайруан мәчетенә һәм мәдрәсәсенә нигез салучы.
Биография 859 елда ул мәчет янында мәдрәсә нигезли, ул хәзерге вакытта дөньядагы иң борынгы университет дип санала. Мәчет әле дә эшли һәм Төньяк Африкадагы иң зурларының берсе булып тора.
Ул бай сәүдәгәрнең кызы булган һәм яхшы белем алганKenney, Jeffrey T.; Moosa, Ebrahim. Islam in the Modern World (англ.). — Routledge, 2013. — P. 128. — ISBN 9781135007959. — Архивировано 18 июля 2023 года.]. Гаилә Кайруан шәһәреннән (хәзерге Тунис) Феска күченгән, шуңа күрә мәчет һәм мәдрәсә бу исемне йөртә башлаган.
Аның сеңлесе Мәрьям әл-Андалус мәчетен финанслаган һәм сеңлесе белән бергә мәчетләргә нигез салучыларның берсе булган
Мәдрәсәдә китапханә оештырылган. 2016 елның маенда китапханә реставрациядән соң яңадан ачыла. 4000 нән артык кулъязма коллекциясендә IX гасыр Коръәне һәм хәдисләрнең тәүге җыентыклары бар.
Сылтамалар
Төркем:880 елда вафатлар Төркем:800 елда туганнар Төркем:Ислам вазифалары