Тумадир бинт Әмр әс-Суламия, Әл-Хәнсә ((, al-Khansāʾ (,) — Бәнү Сөләйм кабиләсеннән булган мәшһүр гарәп шагыйрәсе.
Биографиясе Аның тулы исеме — Тумадир бинт Әмр ибн әл-Харис ибн әш-Шәрид әс-Суламия. Гомеренең күп өлешен үз кабиләсе белән үткәргән, кияүгә чыккан һәм балалары булган. Инде тормышының ахырында ул ислам динен кабул иткән (Мөхәммәд пәйгамбәр белән очрашканнан соң). Аның Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә барып, хәлиф Гомәр ибн Хаттаб белән очрашканлыгы турында да әйтелә. Аның дүрт улы да Кадисия сугышында гарәп-мөселман армиясе составында һәлак булган. Әл-Хәнсә абыйлары Сахр һәм Муавия үлемнәре турындагы элегияләре белән дан казанган. Әл-Хәнсәнең лирикасын рус теленә А. А. Долинина һәм Н. В. Стефанович тәрҗемә иткәннәр.
Меркурийдагы кратер Әл-Ханса исеме белән аның хөрмәтенә аталган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Урта гасырлар гарәп шигърияте. — Мәскәү: Нәфис әдәбият, 1975. Аравийская старина. — М.: Наука, 1983.
Төркем:Сәхабәләр Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Википедия:Имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:Согуд Гарәбстанында вафатлар Төркем:645 елда вафатлар Төркем:Согуд Гарәбстанында туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:575 елда туганнар Төркем:Ислам Төркем:Гарәп язучылары