Нәзик Әл-Абид (; 1898-1959, Дамаск) — беренче гарәп суфражисткасы һәм Сүрия милли активисты. Ул «Сүрия Жанна д’Арк» буларак билгеле.

Биография Ул Госманлы солтаны Габделхәмид IIгә якын булган бай аристократ гаиләсендә туган.

Балачакта ул мул тормыш белән яшәгән. Олыгайгач, буш тормышын ташлап, гражданлык активизмы һәм Сүрия бәйсезлеге өчен көрәшкән. Аның эшчәнлеге Дамасктагы консерватив даирәләрнең ачуын чыгарган, алар Нәзикне фетнәче дип санаганнар.

1920 елның 24 июлендә ул Мейсолун үткелендә французлар белән сугышта катнаша, анда ул үләр дәрәҗәсендә яраланган генерал Йосыф әл-Әзмәхне коткарырга тырыша.

1921 елдан ул Халыкара «Кызыл Хач» Комитетының Сүрия бүлеге президенты булып эшли, ә 1922 елда илдә Кызыл Хач үрнәгендә «Кызыл Ярымай» дип аталган оешма төзи.

1925 елдан 1927 елга кадәр ул тагын бер тапкыр француз мандатына каршы халык күтәрелешендә катнаша. Күтәрелеш җиңелгәннән соң, ул эмиграциягә китәргә мәҗбүр була, ләкин 1929 елда ватанына кире әйләнеп кайта.

1929 елда ул ярлы кызларга инглиз теле һәм тегү курслары тәкъдим итүче «Дамасск хатын-кызларын уяну ассоциациясен» оештыруда ярдәм итә. Ул шулай ук дәүләт тарафыннан финансланган ике ассоциациягә нигез сала: «Кызыл йолдыз» һәм «Дамасск нуры», алар кызлар мәктәпләрендә гарәп мәдәниятен таратуны алга сөрә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Нәзик Әл-Абид. Сүрия Жанна д. Арк Төркем:Дамаскта вафатлар Төркем:Википедия:Татар телендә имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:1959 елда вафатлар Төркем:1898 елда туганнар