Мөкалләф () — Ислам хокукы — фикһ терминологиясендә: шәригать күрсәтмәләрен үтәргә тиешле һәм шул ук вакытта мөҗтәһид — фикһ һәм башка дини фәннәр өлкәсендә белгеч булмаган балигъ булган мөселман (яки мөслимә).
Тасвирлама Мөкалләф — балигълык яшенә җиткән, үз аңындагы, Ислам дине турында һәм аның шәһәдәтләре турында үзенә аңлаешлы телдә ишеткән кеше (шулай ук җеннәргә дә кагыла). Ул Кыямәт көнендә кылган гамәлләре, әйткән сүзләре һәм карашлары өчен җаваплы.
Мөкалләфның мөкәллид булуы, ягъни билгеле бер мәзһәбкә (сөннилеккә) яки мөҗтәһидкә (шигыйлеккә) тәкълид кылуы күздә тотыла.
Ислам күзлегеннән караганда, тәкълиф — шәригатьне барлык яктан да үтәү, ягъни фарызларны (ваҗиб) үтәү һәм хәрәмнән тыелу.
Мәгънәсе «Мөкаләф» — «кәлләфә» («тапшыру», «йөкләмә», «билгеләү») фигыленнән алынган пассив юнәлешнең бер өлеше. Шулай итеп, мөкалләф — билгеле бер төрдәге бурычлар йөкләнгән кеше.
Тәкълифнең шартлары Хәнәфи мәзһәбе буенча, Һиҗри календаре буенча, ир балалар өчен 18 яшь, ә кызлар өчен 17 яшь балигълык яше була. Ләкин, башка сөнни мәзһәбләр буенча (Мәлики, Шәфигый һәм Хәнбәли мәктәпләре), ир балалар да, кызлар да 15 яшьләрендә балигъ булалар. Балигълык яше иртәрәк җитәргә дә мөмкин: кызлар өчен ул беренче күрем башлану, ә ир балалар өчен беренче поллюция вакытыннан исәпләнә.
Балигълык яшенә җиткәнче үлгән, яки балигълык яшенә җиткәнче аңыннан язган һәм гомере буе шул халәттә яшәп, бакыйлыкка күчкән, шулар мөкалләф булып саналмый.
Балигълык яшенә җитеп тә, Исламга чакыруны: Аллаһтан башка илаһ булмау һәм Мөхәммәт аның илчесе булу турындагы шәһәдәтне ишетмәгән кеше шулай ук мөкалләф булмый.
Шулай ук карагыз Хөкем
Мөбах
Шәригать
Искәрмәләр
Әдәбият
Сәид Али Хусейн һәм Хаменеи. Ислам кануннары. Мәскәү, «Исток», Сәййид Али Хусейн Систани. Ислам кануннары . Аятолла Макарем Ширазиның шәхси сайты.
Төркем:Ислам терминнары Төркем:Ислам