Мөәз ибне Җәбәл әл-Ансари ( туган. 603, Ятриб — 639, Аш-Шуна аш-Шамалийя, Иордания) — Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхәбәсе, фәкыйһ, хафиз һәм мөхәддисе

Биографиясе Мөәз ибне Җәбәл Мәдинәдә туган . Ул Хәзраҗ кабиләсенең бәнү әддә нәселеннән. 18 яшендә ул ислам динен кабул иткән һәм Гәкабада икенче ант бирүдә катнашкан. Мөселманнарның мөшрикләргә каршы сугышларында катнашкан. Ул бөтен Коръәнне яттан белгән. Муаз ибне Җәбәл мөселман хокукы (фикһ) буенча оста белгеч булган һәм Пәйгамбәр исән чакта фәтвалар чыгарган. Ислам традициясе буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр Муазны Коръән буенча иң яхшы белгечләр арасында атаган. Ул Пәйгамбәр тарафыннан Йәмәнгә кешеләрне исламга чакыру өчен җибәрелгән. Йәмәнгә илче итеп җибәрү алдыннан, Аллаһының илчесе Мөәзгә кыйммәтле киңәшләр һәм идарә итү буенча күрсәтмәләр бирә. Мүгәз ибн Җәбәл хәбәр иткәнчә, Аллаһның Илчесенә ул: «И, Аллаһның Илчесе! Миңа үгет-нәсыйхәт бир әле» — дип әйтә. Ул аңа: «Сәлам тарат һәм кешеләрне ашат, үзенең туганнарыннан һәм якыннарыннан оялган кеше төсле [син дә] Аллаһтан оял. Әгәр дә син начар гамәл кылгансың икән, шул ук мизгелдә яхшысын кыл һәм булдыра алганча үзеңнең холкыңны үзгәрт».

Йәмәндән Мөәз хак юлдан баручы хәлифә Әбү Бәкер әс-Сиддик идарә иткән вакытта гына кайткан. Ул Сүриягә киткән, тагун -чума авыруын йоктырган һәм 38 яшендә үлгән. Мөәзның риваятьләрендә 150 дән артык хәдис билгеле .

Пәйгамбәребезнең хөрмәтле сәхәбәсе Мөгәз ибне Җәбәл әйтәТәкъва:

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Мөәз ибне Җабальнең күз яшьләре: ни өчен Пәйгамбәр аны елатырга мәҗбүр иткән? Тәкъва

Төркем:Сәхабәләр Төркем:Сүриядә вафатлар Төркем:638 елда вафатлар Төркем:Википедия:Кулланылган геомәгълүмат чылбырында шик тудыручы урыннар булган битләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:600-елларда туганнар