Салым салу — законда билгеләнгән тәртиптә җыела торган салымнар һәм җыемнар җыелмасы.

Билгеләмә ЗРЭ буенча, макроикътисади караш ягыннан салым салу — дәүләт тарафыннан җәмәгать товарлары белән тәэмин итү өчен кирәкле финанс ресурсларын формалаштыру максатыннан ТЭПны яңадан бүлү процессы (милли оборона хезмәтләре, җәмәгать тәртибе, суд системасы һәм башкалар); микроикътисади караш ягыннан караганда, бу салым түләүче (шәхси зат яки оешма) тарафыннан закон белән билгеләнгән салымнарны исәпләү һәм бюджетка түләү процессы .

Салым салу төрләре Салым салу — дәүләт белән бергә туган иң борьшгы икътисади механизмнарның берсе. Салымнардан башка дәүләт, гомумән, яши алмый, ә үз армиясен тотудан, хәтта үз милли валютасыннан башка да кайбер очракларда ул эш итә ала. Салым салуның түбәндәге төрләре аерылып тора :

1) йорт хужалыкларыннан һәм оешмалардан дәүләт шушы ил законнары нигезендә үз керемнәрен булдыру өчен ала торган салымнар җыелмасы;

2) салымнарның аерым төрләре буенча түләүләрнең күләмен билгеләү ысуллары;

3) салымнар җыю һәм алардан файдалану ысуллары;

4) салымнар җыю белән шөгыльләнә торган дәүләт оешмалары.

Салымнар билгеләүнең озак вакытлар дәвам иткән һәм еш кына каршылыклы булган тәҗрибәсе икътисад фәненә салымнар системасының өч төп принцибын формалаштырырга мөмкинлек биргән. Аның буенча ул:

1) нейтраль (бер як мәнфәгатьләренә дә кушылмый торган);

2) гадел һәм

3) дәүләт өчен (керемнәр алу чыганагы буларак) нәтиҗәле булырга тиеш.

Салымнар җыю механизмы кешелек дөньясы тарафьшнан меңнәрчә еллар дәвамында камилләшеп килгән.

Искәрмәләр

Төркем:Бухгалтерия Төркем:Салымнар