Фискаль (салым һәм бюджет) сәясәте ( < (кәрҗин; касса, казначылык, финанслар) — дәүләт сәясәте, ул дәүләт бюджетының чыгымнары яки керемнәре күләмен үзгәртү юлы белән икътисадка йогынты ясау чараларын күрсәтәфискальная политика // Современный экономический словарь / Райзберг Б. А., Лозовский Л. Ш., Стародубцева Е. Б., Москва: ИНФРА-М, 2007. Икътисади цикллардагы тирбәнешләрне киметү һәм кыска вакыт эчендә тотрыклы икътисади системаны тәэмин итү максатыннан икътисадка хөкүмәтнең катнашуының төп ысулларының берсе. Фискус сәясәтенең төп кораллары — салымнар, трансфертлар һәм дәүләт тарафыннан товарлар һәм хезмәтләр сатып алу.

Фискаль сәясәтнең асылы шунда: тулаем тәкъдим җитәрлек булмаганда, дәүләт фирмалар керемнәренә салымнарны киметергә һәм күбрәк товар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып ала башларга мөмкин. Шул чакта, бер яктан, фирманың үзендә бизнесны үстерү өчен табыш күбрәк кала, ө икенче яктан, фирмалар дәүләт оешмаларына товарларны күбрәк сата ала.

Киресенчә, тулаем тәкъдим артык тиз үскәндә (икътисадчылар әйтүенчә, «икътисад кызган» вакытта), дәүләт үзенең сатып алуларын нык киметергә һәм, энтузиазмны «суыту» өчен, салымнарны арттырырга, фирмалар хуҗаларының икътисади мөмкинлекләрен кыскартырга һәм шуның аша аларны җитештерүне алга таба киңәйтү фикереннән кайтырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Шулай эшләмәгәндә икътисад товарларны кирәгеннән артык җитештерү куркынычы алдында кала, ә моның фирманы банкротлыкка чыгаруы, эшсезлекне үстерүе һәм социаль бәла-казаларга китерүе ихтимал.

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Википедия:Проект:Төмән/Таблица/Җәмгыять

Сылтамалар

Төркем:Салымнар Төркем:Макроикътисад