Маркетинг ( — «базар эшчәнлеге») — оешма функциясе һәм продукт яки хезмәтне булдыру, алга этәрү һәм клиентларга җиткерү, шулай ук оешма файдасына алар белән мөнәсәбәтләрне идарә итү процесслары җыелмасы, фирма нәрсәләр җитештерергә, иң куп табыш алу өчен аны кайда, ничек һәм нинди бәяләрдән сатуга тәкъдим итәргә тиешлеген хәл иту ысулларының гомуми атамасы. Кыскасы, маркетинг — табыш алу өчен базар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән эшчәнлек. Гомумән алганда, маркетингның максаты — «кеше һәм социаль ихтыяҗларны ачыклау һәм канәгатьләндерү» .
Маркетингның төп идеясе — җитештерелгәнне сату түгел, ә сатудан яхшы табыш алырлык әйберләрне генә җитештерү.
Маркетинг турында сөйләгәндә, фирманың түбәндәгеләр белән бәйле эшчәнлеге күздә тотыла:
1) үз товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре тәкъдим ителәчәк базарны өйрәнү тикшерү;
2) үз товарларыңны һәм хезмәт күрсәтүләреңне рекламалау;
3) сатып алучьшар игътибарын җәлеп итүнең төрле ысуллары ярдәмендә продукцияне үткәрү;
4) товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне дөрес кую;
5) сатып алучыларга тәкъдим ителәчәк товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сайлап алу;
6) фирманың продукциясен кем, кайда һәм ничек сатачагын билгеләү;
7) сервис хезмәте күрсәтүне оештыру.
Маркетингны «дүрт Р» дигән мөһим өлешләргә бүлеп өйрәнәләр; продукт (product), бәя (price), үткәрү (promotion), урыны (place).
Чынлыкта маркетинг — фирма хуҗаларына табыш алу һәм шундый мөмкинлекләрне күп елларга саклау өчен нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген төгәлрәк аңларга ярдәм итүче ысуллар җыелмасы ул.
Фирманың базарга нәрсә белән чыгачагы һәм аның җитештерү эшчәнлегенең ничек оештырылачагы ачыклангач, фирманың үсеше өчен акча средстволарын кайдан алачагы һәм бизнесның тиешенчә алып барылуын тәэмин итү өчен, аларны ничек тоту турында уйларга вакыт җитә. Бу шулай ук финанс менеджментына да карый.
Искәрмәләр
Әдәбият
Багиев Г. Л., Тарасевич В. М., Анн Х. Маркетинг: учебник для вузов / Под общ. ред. Г. Л. Багиева. — М.: Экономика, 2001. — 703 с.
Буланов А. В. Завтра-маркетинг. — СПб.: Питер, 2008. — 256 с: ил. — (Серия «Маркетинг для профессионалов»). — ISBN 978-5-91180-672-9
Григорьев М. Н., Краснова Е. Ю. Маркетинг продукции военного назначения: учебник. — СПб.: Издательство Инфо-да, 2011. — 435 с. ISBN 978-5-94652-344-8
Ильясов Ф. Н. Политический маркетинг. Искусство и наука побеждать на выборах. — М.: ИМА-пресс, 2000. — 200 с. Родина Е. Идём на запах... Как нас заставляют покупать // «Огонёк», № 20, 2005, с. 22—23. Сэндидж Ч. И. Реклама: теория и практика. — М.: Прогресс, 1989. — 620 с. Эванс Дж. Р., Берман Б. Маркетинг. — М.: Экономика, 1990. — 350 с.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Маркетинг