Иси́да (Изи́да; мисыр телендә: js.t, юнан телендә: Ἶσις, латин телендә: Isis) — Мисыр хатын-кыз һәм ана булуның идеалы өчен үрнәк итеп тәкъдим ителгән Борынгы Мисырның әһәмиятле Алиһәләрнең берсе. Ул Осирисның кыз туганы һәм хатыны, мать Горның (Хорның) һәм, тәңгәл килгән рәвештә аның җир чагылышлары булып саналган Мисыр фиргавеннәрнең анасы булып санала. Ул колларны, гөнаһ кылучыларны, һөнәр ияләрен һәм кыерсытылганнарны яклаган, әмма байлар, кызлар, аксөякләр һәм хөкемдарлар догаларын да тыңлаган.

«Исида» исеме аның баш киеме булган "тәхет"не аңлата. Тәхет чагылышы буларак ул фиргавен хөкеменең әһәмиятле вәкиле булган. Фиргавен үзе ул биргән тәхеттә утыручы баласы буларак каралган. Аның культы бөтен Мисыр территориясе буенча бик популяр булган, әмма иң әһәмиятле храмнар Бехбейт эль-Хагарда һәм Нектанеб I хөкеменнән башлап Филларда булган. Осирис һәм Исида турында миф Мисыр мәдәниятендә әһәмиятле роль уйнаган, мәсәлән, Нил елгасының ташуы — ул Исида үлгән ире турында койган күз яшьләре дип саналган. Исидага табыну бөтен грек-рим дөньясында таралган булган һәм христиан чорында мәҗүсилекне тыюга кадәр дәвам иткәнHenry Chadwick, The Church in Ancient Society: From Galilee to Gregory the Great, Oxford University Press, 2003, p. 526, ISBN 978-0-19-926577-0.

Килеп чыгышы Исида — җир Ходае Геб һәм күк Алиһәсе Нутның кызы. Ул елны каплаучы биш изге көннәрнең берсендә пәйда булган. Игезәк туганы Осирис белән бергә (яки өч көннән соң) туган. Аларның кыз туганы Нефтида, ир туганы — Сет булган.

Иртә периодта Исиданы Осирисның хатыны дип атаганнар, мөгаен, чөнки аңа күршедә табынганнар һәм шулай ук аның исеме Мисыр телендә Осирис исеме белән аваздаш булганга күрәдер. Бу (төрле җенесле) күк игезәкләре турында таралган фикерне раслаган.

Осиристан аның улы Гор туган.

Сурәтләнеше Исиданы иң еш аның башы өстендә исеме иероглифы белән хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләгәннәр. Күп санлы сыннар һәм рельефлар Алиһәне фиргавен кыяфәтен алган улы Горны күкрәк имезүче итеп сурәтләгәннәр. Хат кошына әверелгән вакытта Осирисның терелдерелүе турында истәлеккә Исида Осирисны, фиргавенне яки фәкать үлгәнне яклаган матур хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнгән булган. Исида еш тезләнгән килеш, ак афнет бәйләгечендә, шунда үлгәнне кайчандыр Осирисны үзен елап кайгырткан кебек елап кайгырта.

Мифология

Осирис турында миф Безнең вакытка кадәр бары тик Плутархның мәшһүр тасвирламасында («Исида һәм Осирис турында») барып җиткән мифларда Алиһә Осирисның ышанычлы хатыны буларак яхшы мәгълүм. Исида Осирисның Нефтида белән адюльтеры турында белгәч, ул Галәмне ачы итеп какшаткан тавыш чыгарган һәм туй ятагыннан тасмаларны ерткан. Ул иренең сөюен кайтарырга чара бирергә вәгъдә иткән Тотка мөрәҗәгать итә. Ире Сет ярсуыннан куркып, Нефтида бәби Анубисны камышларда ташлаган, анда этләр ярдәмендә аны Исида тапкан.

Сет ир туганыннан үч алмакчы булган һәм аны үтергән. Плутарх буенча (соңрак юрама) иренең үтерелгән булуы турында ишеткәч Исида чәчләрен кискән, фаҗига киемнәрен кигән һәм Осирис эзләвенә киткән. Дулкыннар аның тәне белән сандык Сүрия Библос яр буенча чыгарган. Бу урында агач үскән (арчан, тамариск яки эрбет агачы) һәм әрҗә тирәли үргән. Асаба хөкемдар Мелеккарет агачны чабарга һәм аннан баганы ясарга кушкан. Библоска килгәч Исидага хөкемдар һәм аның хатыны Астарта рөхсәтеннән (яки Исида һәм Осирис игезәкләре ике Азия Илаһы) баганадан саркофагны ала алган. Багананың үзен ул җитенгә төргән, майлар сылаган һәм табыну өчен асаба яшәүчеләргә калдырган. Бу Мисыр чыганакларыннан мәгълүм булмаган эпизод Плутарх һәм, мөгаен, Яңа патшалык вакытында Библда Исида һәм Осирис культы практикасына аңлату бирә. Исида ире тәне белән Мисырга кайткан һәм Нефтида ярдәме белән Осирисны кайгыртып елар өчен Буто шәһәре янында сазлыкларда яшергән. Эзләү һәм елау вакытында Алиһәләрнең лачынга һәм тилгәнгә әверелүе кош холкы белән аңлатылырга мөмкин: тилгән елауга охшаган итеп кычкыра һәм үләксә эзләп зур араны уза. Яңа патшалыкта Осирисның үлеме Нилның ел саен ташуы белән бәйләнгәндә, елганың сулары Исиданың күз яшьләре яки Осирисның тән сулары дип саналган. Шул ук чорда Сет ир туганының тәнен тапкан һәм чабып кискән дигән өстәмә пәйда булган (төрле юрамаларда Мисырның номнары яки провинцияләре саны буенча 14-тән алып 42 өлешкә кадәр), ә шуннан соң Мисыр буйлап ташлаган (яки бары тик Дельта буенча).

Анубис яки Тот ярдәмендә Исида иренең тән өлешләрен җыйган (башка юрама буенча — тапкан урынында күмгән, бу борынгы Мисырлыларның аның өлешләренең төрле изге храмнарда яки Серапияләрдә табылуына ышануны аңлата), ә Анубис аны бальзамирлаган. Бер юрама буенча, Гор әтисе үлеменә кадәр яралгы ясалган яки тудырылган булган, башка юрама буенча — Исида тәкъдир агачы җимешеннән (гадәттә йөзем чыбыгыннан) йөкле булган. Исида озак түгел вакытка терелдертелгән Осиристан йөкле булган дигән теория хөкем сөргән. Тилгән анасы — Хат кошына әверелеп Исида Осирис мумиясе буенча канатларын җәйгән, сихри сүзләр әйткән һәм йөкле булган. Бу гамәлдән икенче зәгыйфь угыл Гарпократ туган (белмәвенә күрә Плутарх Гор формасын аерым Илаһ итеп аерган).

Исида Түбән Мисыр сазлыкларында тотылуыннан качкан һәм Сет җибәргән куучылардан Хеммис йөзүче утравында (Мисыр телендә: Akh-bity) качкан, «Түбән Мисыр фиргавенең папирус куаклыклары»), анда ул Горны тудырган. Юнаннар буенча бу урын Бутодан ерак түгел урнашкан, гәрчә Мисырлылар өчен аларның урнашуы әһәмиятле булмаган һәм ниндидер изге ялгыз тору урыны буларак аңланган булган. Улын Сет ярсуыннан саклау өчен Исида бәбине кәрзингә яки сандыкка салган һәм Нил сулары буенча җибәргән. Илаһи бала караучы Рененутет аны «куе куаклыкларда кушагын киеп» (ягъни ир булып) дөньяга ачканчы кадәр караган. Исида Сет белән тәхет тартышуында улы ягында булган, әмма кыз туган хисеннән кайвакыт ир туганы Сетка ярдәмгә килгән.

Ра һәм Исида турында миф Риваять буенча Исида серле белемгә ия булырга һәм картаючы Ра илаһының сихри көченә ия булырга теләгән. Ул иреннәре очларыннан селәгәй тамган һәм җиргә эләккәнен күреп алган. Ул Ра селәгәенең тамчыларын җыйган, тузан белән катыштырган, аннан еланны әвәләгн, аның өстендә ырымнарын әйткән һәм кояш илаһы көн саен йөрүче юлда куеп калдырган. Елан Раны тешләгән, ул кычкырган һәм барлык Илаһлар аңа ярдәмгә ташланган. Ра, бөтен ырымнары һәм серле исеменә карамастан аны елан тешләгән дип әйткән. Дәвалануына алмашка Исида Радан аңа Галәмнең бөтен серле сүзләренә ачкыч серле исемен әйтергә таләп иткән. Кояш Ходае ул иртүк Хепри, төштә Ра һәм кичен Атум дип әйткән, әмма бу Исиданы канәгатьләндермәгән. Шунда Ра шулай дип әйткән: «Исида миндә эзләсен һәм минем исемем миннән аңа күчәчәк». Шуннан соң Ра Илаһлар каравыннан көймәсендә киткән һәм миллион ел Хөкемдары көймәсендә тәхет буш булып калган. Исида Гор белән Ра ике күзе (Кояш һәм Ай) белән аерылачак дигәнендә вәгъдә итсен дип килешенгән. Ра аның серле исеменә сихерче хатын-кыз ия булуына ризалашкач, аның йөрәге күкрәгеннән алынган булган, Исида шулай дип әйткәнТайны происхождения человеческих богов / С. М. Брюшинкин, — М.: АСТ:Астрель, 2008 / ISBN 978-5-271-22486-7:«Агып, агу, Радан чык, Гор Күзе, Радан чык һәм аның авызында балкы. Моны мин чакырам, Исида, һәм мин агуны җиргә төшәргә мәҗбүр иттем. Чынлап та изге Ходай исеме аннан алынган, Ра яшәячәк, ә агу үләчәк; әгәр дә агу торачак, Ра үләчәк».

Символлар

Исиданың символы патша тәхете булган, аның тамгасы еш Алиһә башында урнаштырыла. Яңа патшалык эпохасыннан Алиһә культы Хатхор культы белән үрелеп барган, шуның нәтиҗәсендә Исиданың баш киеме кайвакыт сыер мөгезләре белән уратылган кояш дискы формасында. Исиданың Алиһә-ана буларак изге хайваны булып «Гелиопольнең изге ак сыеры» — Мемфис Апис үгезе анасы санала. Алиһәнең киң таралган символлардан берсе булып тиет амулеты торган — «Исида төене» яки «Исида каны», еш кызыл төссле минераллардан — сердолик һәм яшмадан ясалган булган. Хатхор кебек үк Исида мәңгелек үрнәге дип саналган алтын белән идарә итә; бу металл тамгасында ул еш тезләнгән булып сурәтләнә. Исиданың күк чагылышлары — ул беренче чиратта Сопдет яки Сириус «йолдызлар бикәсе» йолдызы, аның калкуы белән Алиһәнең бер күз яшеннән Нил тарала; һәм шулай ук куркынчы гиппопотам Исида Хесамут (Исида, ярсулы ана), ул күкләрдә юлдашлары — крокодиллар ярдәмендә чабылган Сетның аягын саклый. Шулай ук Исида Нефтида белән күкләрнең офыгын саклаучы газәлләр кыяфәтендә булырга мөмкин; ике Алиһә газәл кыяфәтендә эмблеманы диадемаларда фиргавеннән Яңа патшалык эпохасында йөрткәннәр. Исиданың тагын бер чагылышы — сыер кыяфәтендә Таит Алиһәсе, ул кәфенлек һәм туку яклаучысы, изге саркофаг хөкемдары, анда Осирис мистерияләре ритуалы буенча Осирис тарафыннан үтерелгән ир туганы тәне яңартыла. Алиһә яклаган дөнья ягы — көнбатыш, аның ритуаль предметлары — систр һәм сөт өчен изге савыт — ситула. Нефтида, Нейт һәм Селкет белән бергә Исида үлгәннең яклаучысы булган, үзенең илаһи канатлары белән саркофагларның көнбатыш өлешен яклаган, Горның "дүрт улы"ның берсе, каноплар яклаучысы антропоморф Селкетның хуҗасы булган.

Культы Нут, Тефнут һәм Нефтида Алиһәләре белән бергә «Матур» эпитетына ия Исида һәрбер фиргавен тудыруында патшабикә-анага йөктән арынырга ярдәм итеп була. Белеме белән Исида, медицинасы яклаучылары Илаһларының берсе, сазлыкларда чаян тешләгән бәби Горны дәвалаган. Шуннан соң Селкет Алиһәсе кебек үк ул чаяннарның бөек хөкемдары булып саналган. Үзенең серле көчләрен Алиһә Горга биргән, шуның белән аны бөек сихри көч белән коралландырган. Осирисның үлем культы үсеше белән, аның толы Исиданың кайгысы, Горның көрәше бөек халык бәйрәмнәрендә күп санлы дини драмаларның темалары булган.

Табыну үзәкләре

Исиданың борынгы Мисыр цивилизациянең беткәненә кадәр булган изге урыны Асуаннан ерак түгел Филлар утравында булган (1970-енче елларда барлык кыйммәтле объектлар плотиналардан батырылудан күрше Агилика утравына күчерелгән булган). Монда Нубиянең башка күп мәтүси храмнарында табынылган Алиһәгә б. э. VI гасырына кадәр табынганнар, шул вакытта бөтен башка Мисыр инде христианлыштырылган булган. Филларда Исида һәм Осирис изге урыны император Феодосий I-нең 391 елгы мәҗүси культлар тыюы турында эдикт гамәле зонасыннан тыш булган, ул килешү әле Диоклетианның Филлардагы храмга оракул буларак зиярәт кылган Нобатия хөкемдарлары белән ирешелгән булган. Соңыннан Византия императоры Юстиниан I хәрби башлык Нарсесны утрауда культ корылмаларын җимерергә һәм аларның реликвияләрен Константинопольгә китерергә җибәргән. Алиһәнең башка табыну үзәкләре бөтен Мисыр буенча урнашкан булган; аларның иң мәгълүм булганнары — ул Коптос, анда Исида көнчыгыш чүл хөкемдары Мин Илаһның хатыны булып саналган; Дендера, анда күк Алиһәсе Нут Исиданы тудырган һәм, әлбәттә, Абидос, аның изге триадасына Алиһә Осирис һәм Гор белән кергән.

Антик традициядә

Алиһә юнаннарга һәм римлыларга Осирис хатыны буларак яхшы мәгълүм булганЛюбкер Ф. Реальный словарь классических древностей. М., 2001. В 3 т. Т.2. С.182Диодор Сицилийский. Историческая библиотека IV 6, 3. Аны Деметра беләнГеродот. История II 59Диодор Сицилийский. Историческая библиотека V 69, 1, Инах кызы Ио белән тәңгәл китергәннәрКаллимах. Эпиграмма 18 Пейдж; Овидий. Метаморфозы IX 687, мисырлылар Ионы еш шулай дип атаганнарПсевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека II 1, 3. Кайберәүләр ул Кыз йолдызлыгы булганПсевдо-Эратосфен. Катастеризмы 9, Сириусны Эт башына куйган дип санаганнарГигин. Астрономия II 35, 2. Аңа ярдәм иткән балык Көньяк Балык йолдызлыгы, ә аның уллары — Балыклар булганГигин. Астрономия II 41. Ул улы Гарпократны (Горны) эзләгәндә җилкән уйлап чыгарганГигин. Мифы 277.

Эллинизм чорында Исида юнаннар арасында киң популярлыкка казанган. Аны мәхәббәт һәм гаделлек, барлык кешеләргә ана мәхәббәте белән бәйләгәннәр. Аңа табынучылар югары әхлаклы тормышны алып барырга мәҗбүр булганнар.

Антик автор Апулейның «Метаморфозалар» әсәрендә Алиһә хезмәтчеләренә инициация церемонияләре тасвирлана, гәрчә аларның тулы символик эчтәлеге һаман да сер булып кала (текст с сайта «Египтологический изборник»).