Җиддә () — Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә, Кызыл диңгез буенда урнашкан шәһәр. Ул зурлыгы буенча илдә икенче урында тора һәм дәүләтнең «икътисади башкаласы» санала. Җиддә шулай ук Мәккә административ округының иң эре шәһәре булып тора.

GaWC бөтендөнья шәһәрләр рейтингының 2016 елгы мәгълүматларына күрә, Җиддә Бета- категориясенә кертелгән. Әлеге категориягә шулай ук Миннеаполис, Штутгарт, Рио-де-Жанейро, Сиэтл, Манчестер, Лион, Эдинбург һәм башка шәһәрләр керә.

Шәһәр исеме гарәп телендәге «әби» (җәддә) сүзенә якын һәм, ихтимал, Һава (Хава) турындагы риваятьләр белән бәйле. — шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе.

Тарих

Археологлар мәгълүматлары буенча, Җиддәгә безнең эрага кадәр VI гасыр ахырында килгән кешеләр нигез салган. Йөзләгән еллар дәвамында шәһәр кечкенә генә балыкчылар порты булып кала. 647 елда өченче мөселман хәлифәсе Госман ибне Гаффән аны хаҗиларныХаҗ кылучыларны кабул итүнең төп пунктына әйләндерә. Шул вакыттан башлап Җиддә Кызыл диңгез буендагы мөһим порт һәм сәүдә үзәге буларак тиз үсә башлый.

969 елда Җиддә хәлифәлеге составына керә. Фатыймиләрнең актив тышкы сәясәте нәтиҗәсендә шәһәрнең сәүдә элемтәләре Һиндстанга һәм Кытайга кадәр җәелә.

1177 елда килү белән сәүдә тагын да ныгый. Әюбиләр йогынтысында шәһәрдә әкренләп сөннилек өстенлек итә башлый (элек шигыйлек алдынгы рольдә була). 1254 елда төбәктә Мәмлүкләр хакимияте урнаша, ә 1517 елда ул Госманлылар кулына күчә.

1497 елда Васко да Гама экспедициясенең уңышы португаллар өчен Һинд океанын ача, бу исә төбәктәге мөселман дәүләтләре элитасында курку һәм хафалану тудыра. Һинд океанындагы төп мөселман сәүдә порты булган Җиддәне ныгыту өчен зур көч һәм акча сарыф ителә. Бу тырышлыклар 1517 елда үз нәтиҗәләрен бирә: португал экспедициясе шәһәрне штурмларга җөрьәт итми, бары тик каланы утка тоту һәм мөселман корабларын юк итү белән генә чикләнә.

1802 елда ваххабчыларның гаскәрләре шәһәрне басып ала һәм аны 1813 елга кадәр үз кулында тота. Шул елны Мисырдан килгән Госманлылар экспедициясе корпусы Җиддәне алардан кире кайтара.

1916 елда, Төркиянең фронтлардагы авыр хәленнән файдаланып, җирле гарәп элиталары Хиҗаз бәйсезлеген игълан итә. Яңа дәүләт 1925 елга кадәр, ягъни тарафыннан яулап алынганчы яши. 1932 елда Нәҗд һәм Хиҗазның берләшкән дәүләте Согуд Гарәбстаны дип атала башлый.

География һәм климат

Җиддә Кызыл диңгез буенда, Тихама дип аталган тар гына яр буе чүлендә урнашкан. Көнбатыштан шәһәр диңгез белән чикләнә, ә көнчыгышта Хиҗаз тау сырты сузыла. Шул сәбәпле, яңа районнар төзелеше диңгез буйлап — тарихи үзәктән төньякка һәм көньякка таба алып барыла.

Җиддә климаты — эссе чүлле, әмма шәһәрнең диңгез буенда урнашуы аны бераз йомшарта. Явым-төшем бик сирәк була һәм кыш айларында гына күзәтелергә мөмкин. Көчле җилләр, ком бураннары һәм тузанлы томаннар, югары дымлылык һәм эсселек шәһәр климатын күнекмәгән кеше өчен авыр итә.

Халык саны

Җиддә — халык саны буенча Согуд Гарәбстанының икенче шәһәре (Әр-Риядтан соң). 2009 елгы мәгълүматлар буенча, шәһәрдә 3,6 миллион кеше, ә агломерациядә 5 миллионга якын кеше яшәгән. Шәһәр халкының 45 проценты гына Согуд гражданнары, калганнары — чит ил эшчеләре (нигездә Мисыр, Филиппин, Пакьстан, Судан, Хәбәшстан, Һиндстан һәм Бангладештан килгәннәр). Шәһәрдә постсовет илләреннән килгән берничә мең кеше яши, аларның күпчелеге — Төньяк Кавказ вәкилләре.

Согудлыларның якынча 90 проценты — сөнниләр, 10 проценты — шигыйлар. Чит ил кешеләренең дүрттән өч өлеше — мөселманнар, калганнары — һиндуистлар һәм христианнар. Шәһәр халкының якынча 65 процентын ир-атлар тәшкил итә. Бу чит ил эшчеләренең 90 процентыннан артыгы ир-атлар булуы белән бәйле.

Икътисад

VII гасырдан башлап Җиддә үзенең акча алмаштыручылары белән танылган була: хаҗилар бирегә ислам дөньясының төрле почмакларыннан үз илләренең тәңкәләрен алып килгәннәр. Соңрак шәһәр нәкъ менә шул сәбәпле мөһим үзәгенә әверелә (һәм бүгенге көндә дә шулай кала).

XX гасырда Җиддә Согуд Гарәбстанының банк системасы барлыкка килү урынына әверелә. Шәһәрне еш кына илнең «икътисади башкаласы» дип атыйлар.

Икътисадның төп тармаклары:

Логистика (зур порт һәм һава аланы, автомобиль юллары төене); Туризм (дини); Банк өлкәсе; Сәүдә һәм төзелеш; Нефтехимия; Югары технологияләр (биотехнология, электроника һәм программалаштыру үзәге).

Шәһәрнең иң биек бинасы — . Шәһәрнең төньягында дөньядагы иң биек күктерәр (небоскреб) төзергә планлаштыралар.

Транспорт

Шәһәргә (IATA: JED, ICAO: OEJN) хезмәт күрсәтә. Аның аша елына 27 миллионнан артык кеше үтә (2012 ел мәгълүматы). Ислам дөньясының төп шәһәрләренә, шулай ук Лондон, Сингапур, Франкфурт, Париж, Сеул, Дели, Мумбаи кебек дөнья үзәкләренә очышлар башкарыла.

Җиддә порты Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗга баручыларның төп агымын кабул итә. Шәһәрдә ике тизйөрешле тимер юл проекты (Җиддә — Эр-Рияд һәм Мәдинә — Җиддә — Мәккә) гамәлгә ашырыла. Җәмәгать транспорты муниципаль автобуслардан гыйбарәт, шулай ук метро төзү турында карар кабул ителгән .

Кардәш шәһәрләр

Казакъстан: Алматы Үрдүн: Амман Азәрбайҗан: Баку (азәр. Bakı) Мисыр: Александрия (гарәп. الإسكندرية‎) Мисыр: Каһирә (гарәп. القاهرة‎) Алмания: Штутгарт Берләшкән Гарәп Әмирлекләре: Дубай Индонезия: Җакарта Төркия: Истанбул Төркия: Адана Малайзия: Джохор-Бару Рәсәй: Казан Пакьстан: Карачи Төрекмәнстан: Мары Украина: Одесса Кыргызстан: Ош Болгарстан: Пловдив Марокко: Касабланка Бразилия: Рио-де-Жанейро Япония: Симоносеки Рәсәй: Санкт-Петербург Франция: Страсбург Кытай: Сиань

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

Әдәбият Густерин П. В. Города Арабского Востока. — М.: Восток—Запад, 2007. — 352 с. — (Энциклопедический справочник). — 2000 экз. — ISBN 978-5-478-00729-4. Сылтамалар

Моны да карагыз Ислам хезмәттәшлеге оешмасы

Төркем:Согуд Гарәбстаны шәһәрләре