Безнең дәвер - татар телендә Башкортстанның Миякә районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр 1 640 данә чыга. 1 000 данәдә башк. «Аҡмулла төйәге» гәҗите таратыла Басма эшчәнлеген тираж билгели.
Тарих 1931 елда Миякә районында беренче татарча гәҗит «Большевик» чыга башлый"Газеты СССР. 1917-1960" (том 3, стр. 441) белешмәлеге 1932 елның гыйнварыннан дип күрсәтә..
Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Миякә районында татарча һәм русча ике мөстәкыйль гәҗит чыгып килә.
1932 – 1957 елларда татарча «Басу ударниге», русча «За высокий урожай» исеме белән чыга.
1957 – 1962 елларда район гәҗитләре «Ленин байрагы»/ «Ленинское знамя» исемен ала.
1962 елда районнарны эреләндергән чорда Әлшәй районында нәшер ителгән "Дим" гәҗите таратыла.
1965 елдан «Октябрь» район гәҗите чыга башлый. 1990 елдан өч теллегә әйләнә.
2006 елдан татарча «Безнең дәвер» (русча «Октябрь», башк. «Аҡмулла төйәге») булып чыга.
1999 елдан офсет ысулы белән басыла, компьютерда җыела.
Мөхәррирләре Беренче мөхәррире итеп коммунист Гәрәй Әхмәтгәрәев билгеләнәВКП(б) район комитеты карары 18.11.1931. 1937 елдан мөхәррире Якуп Гайнуллин (Бөек Ватан сугышында һәлак була), анннан соң Габсәләм Саттаров, Әнвәр Вәлиев, Тәлгат Хәлфин , Әмирхан Кәримов (1952 – 1955, 1959 - 1962) Берләшкән гәҗитнең мөхәррире булып К.А. Сафин (татарча гәҗит буенча урынбасары С.Н. Макаева), Т.Х.Гыйрфанов, Д.И. Зарипов, С.П. Кузменко, Н.К. Яруллин эшли. 1991 елдан Р.М. Вәлиев, 2007 елдан М.Х.Әминов.
Район гәзите исемнәре билгеле дистәләгән язучыны һәм журналистны үстерә. Алар арасында Газиз Абдуллин, Хан Абрайский, Әхнәф Әминев (Әхтәм Әминев - ?), Шәриф Мансуров һәм башкалар бар. Район гәзитенең бүгенге мөхәррире Мансур Әминевның зурәтисе – Бөек Ватан сугышында башын салган яугир-журналист Әхнәф Әминев.Зур елгага коючы саф чишмє //Кызыл таң. 2010. 13 ноябрь саны
Чыганаклар http://www.oktjabr-pressa.ru/ Гәҗитнең рәсми сайты 2008-10 еллар өчен PDF-архив , ,
Моны да карагыз Башкортстанның район гәҗитләре
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Миякә районы оешмалары Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре