Шамил Шәйдуллин, Шамил Мортаза улы Шәйдуллин (1947 елның 1 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Тәтеш районы, Берлек ― 2021 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) ― рәссам-нәкышче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), халык рәссамы (1997), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Тәрҗемәи хәле 1947 елның 1 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Берлек авылында туган. Казан сәнгать училищесын (1968, диплом эше – Валерий Тур “Шәүлә белән сугышhttp://art16.ru/reportage/2013/11/18/prezentaciya-alboma-shamil-shaydullin-zhivopis-grafika)”), И.Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын (1974, диплом эше – “Бәйрәм”), Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен (1980) тәмамлый.

2021 елның 4 августында 74 яшендә Казанда вафатТатарстанның халык рәссамы Шамил Шәйдуллин вафат. Азатлык радиосы, 4.08.2021.

Иҗаты Татарстанның сынлы сәнгате тарихына портрет, натюрморт, пейзаж һәм темалы картиналар ясау остасы булып керде. Милли бәйрәмгә багышланган “Сабантуй” (1974), нефть чыккан якларга багышланган “Нефть ягы. Лениногорск промыслы” (1982) шәлкемнәрен иҗат итә.

“Карт алмагач төбендә”, “Күкидә көз”, “Авылымда бәйрәм” әсәрләре яңалык булып кабул ителә. Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре” триптихы, Россиянең бөек шагыйрьләренә багышланган “Чаптар атлар” , Казан ханлыгы җимерелүне сурәтләгән “Сөембикә патшабикә” әсәрләре игътибар үзәгендә булды.

Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондында, Татарстанның милли китапханәсендә, Милли мәдәният үзәгендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә саклана.

Ренат Харис: “Шамил Шәйдуллинның бөтен иҗатында шәрык фәлсәфәсе белән мәгъриб фәлсәфәсе үрелеп бара”

Минтимер Шәймиев: “Шамил Шәйдуллин — ХХ гасырның иң бөек ун татар рәссамының берсе”http://www.tatar-inform.ru/news/2007/08/08/68651/?font=big

Кызыклы факт Шамил Шәйдуллин турында “Кисть художника (Вернуться к самому себе)» кинофильмы төшерелгән. Цитата

Мактаулы исемнәре, бүләкләре Татарстанның халык рәссамы (1997). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991). Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000) – “Яңа Сабантуй” рәсемнәр шәлкеме өчен.

Искәрмәләр

Чыганаклар “Шамил Шәйдуллин. Сынлы сәнгать. Графика” (альбом, татар, инглиз, рус телендә, төзүчесе ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева). Казан: Заман, 2013.

Сылтамалар

Габдулла Тукайга багышланган сайт Минем йорт сайты Сынлы сәнгать музее сайты Шамил Шайдуллин: Провал выставки в честь Г. Тукая. «Вечерняя Казань», 28.04.2011

Моны да карагыз

Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр