Осман Края (албан телендә: Osman Kraja; 1930, Зонгулдак, Төркия) — албан галиме, математигы, педагогы, профессор, Тирана университетының ректоры (1981—1988), дипломат.

Тәрҗемәи хәле 1949 елга кадәр Тиранада «Кемаль Стафа» гимназиясендә укыган. Аннан соң Варшава университетында математиканы өйрәнгән. Мәскәү Дәүләт Университетында икътисад буенча кандидат диссертациясен һәм КХР ФА математика Институтында математика буенча докторлык диссертациясен яклаган. Җиде тел белә.

Мөгаллимлек эшчәнлеген башкала «Кемаль Стафа» гимназиясендә башлаган. Соңрак Тирананың Педагогик институтында мөгаллим булып билгеләнгән булган, ул институт Албаниянең беренче югары уку йорты булган. Киләсе 45 ел дәвамында мөгаллим, Тирана университетының табигый фәннәр факультетының математика кафедрасы мөдире, аннан соң ул факультетның деканы, университет проректоры булып эшләгән. Табигый факультетның үсешенә һәм университетның абруе төпләнүенә мөгаллим һәм тикшеренүче буларак зур кертем ясаган.

1981—1988 елларда — профессор, Тирана университетының ректоры.

1997 елдан бирле — дипломатик эштә.

1997—2003 елларда — Албания Республикасының Польшада һәм шул ук вакытта Эстония, Латвия, Литва һәм Украинада Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе.

2002 елда Польша Республикасы алдында Хезмәте өчен Орден хачы белән бүләкләнгән. 2012 елда "Бөек оста" дәрәҗәсенә ия булган. (2012 елның 5 апреле)Dekorimo.

Математика өлкәсендә дәреслекләр һәм хезмәтләр авторы.

Сайланган хезмәтләре «Математический анализ I, II, III» (учебник, 1974). «Высшее образование в РПСШ перед важными задачами» (1987). «Тиранский университет 1957—2007» (в соавт. 2007).

Искәрмәләр

Сылтамалар Osman Kraja, personalitet i shquar i arsimit shqiptar

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар