Әлшәй районы (, ) — Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Дим елгасының урта агымында урнашкан район. Районда барлыгы 105 авыл бар, шуларның 31-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Альшеевский район.

Районда татар авыллары: Габдрәшит, Кече Габдрәшит, Нигъмәтулла, Игенче, Ярташлы, Үрәзмәт, Үрнәк, Фән, Ирек, Сарай, Торынтаиш, Каран, Ташкичү, Хәнҗәр, Бикчагыл, Ыслак, Шафран, Әүрезтамак, Мәндән, Түбән Әүрез, Югары Әүрез, Иске Васильевка, Айдагыл, Никифар, Иршат, Гайниямак, Бөдәньяр, Тукмакбаш, Айтуган, Балкан, Сартбаш. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Моннан тыш элекекеге тагын 8 рус авылында да татарлар хәзер күпчелекне тәшкил итәләр: Хрустали, Кырым авылы, Кармыш-Михайловка, Воздвиженка, Әкчин, Осоргино, Ким, Михайловка.

Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Стәрлетамак сөйләше Габдрәшит, Кече Габдрәшит, Кырым авылы, Михайловка, Нигъмәтулла, Игенче һәм Хәнҗәр, Бикчагыл, Ыслак, Шафран, Әүрезтамак, Мәндән, Түбән Әүрез, Югары Әүрез, Иске Васильевка авылларында таралган. Минзәлә сөйләшендә калган татар авылларында һәм Кече Акколай, Иске Акколай авыллары башкортлары, Александровка чуашлары, Устьевка урыслары да сөйләшә. Гайниямак, аннан аерылып чыккан Иршат, Айтуган, Тукмакбаш, Бөдәньяр авылларын пермь татарлары нигезләгән булган.

Юкка чыккан татар авыллары: Бакыртау, Яңа Мәскәү, Сабанчы, Дәүләт, Зәрәгәт, Сәгадәт, Берлек, Кызыл Яр һәм Мәндән, Алдар разъезд бистәләре.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Әлшәй районы *