Марсель Иванов, Марсель Арсентий улы Иванов (Марсель Арсентьевич Иванов; 1962 елның 14 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Чулпан ― 2015 елның 1 феврале, РФ, ТР, М-7 юлында) – баянчы, композитор, популяр жырларның көе авторы, татар эстрадасында күп артистларның концертларын оештыручы-администраторы.
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 14 гыйнварында Татарстан АССРның Минзәлә районы Чулпан авылында укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып туганЯкташлар Марсель Иванов турында. Минзәлә муниципаль районы, 4.02.2015. Гаиләсендә бар кеше дә музыкага сәләтле булган. Башлангыч белемне Чулпан мәктәбендә алгач, 4-8 сыйныфларда Минзәләнең Вахитов исемендәге 2нче мәктәбендә дәвам иткән. Шул ук вакытта шәһәр музыка мәктәбендә дә укыган. Аннан сон Түбән Кама hәм Казан шәhәрләрендә музыкаль белем алган. Иҗаты Үзенең тумыштан килгән сәләтләрен ул шулай ук тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык белән тормышка ашыра. Һәм бу аңа Татарстанның танылган композиторы, баянчы-музыканты дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирәИванов Марсель Арсентьевич. Сельская библиотека совхоза имени Воровского Вконтакте, 16.01.2022.
Халык яратып кабул иткән бик күп матур-матур жырларның көе авторы. Шулар арасындаМарсель Иванов (композитор). Татар җырлары: Тәгәри китте йомгагым (Резидә Шәрәфиева башкарган) Дусларым (Рафаэль Сафин репертуарында) Китмә син (Марсель Гыймазетдинов сүзләре, Алсу Хисамиева, Резедә Төхфәтуллина репертуарында) Бүләк иттем таңның (Марсель Гыймазетдинов сүзләре) Бәхет гөлем (Рөстәм Зәкуан сүзләре, Алинә Сафиуллина җырлый) Елмаю (Марат Кәбиров сүзләре) Исеңә төшәр, соң булыр (Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Зәйнәп Фәрхетдинова һ.б. репертуарында) Калмыя (көе Фәрит Мадияров белән бергә язылган, Рәсим Низамов җырлый) Китмә миннән (Илсөяр Иксанова сүзләре) Классташым (Наил Касыймов сүзләре) Кыр казларын бергә каршылыек (Мансур Шиһапов сүзләре) Онытмадым (Илсөяр Иксанова сүзләре) Соңгы звонок (Наил Касыймов сүзләре, Айгөл Бариева җырлый) Туган авылым Кызыл Яр (Илшат Харисов сүзләре, Алсу Хәбибуллина җырлый) Хушлашма (Нәкыйп Галимов сүзләре, Рөстәм Закиров репертуарында бар) Ялгыз алмагач (Ркаил Зәйдулла сүзләре, Рәсим Низамов башкара) Яшим бит, яшим әле (Ринат Мөслимов сүзләре, Фердинанд Сәлахов җырлый) Яшәр идем синең белән Җан ярасы алмагыз (Резеда Вәлиева сүзләре, Нәфкать Нигъмәтуллин башкара) Җылы сүз (Нәкыйп Галимов сүзләре, Рафаэль Сафин җырлый) Бишек (Ринат Мөслимов сүзләре, Сиринә Зәйнетдинова башкара) Һ.б.
2002 елның 28 декабреннән Казанда «Автор» иҗтимагый оешмасы рәисе булган, оешма эшчәнлеге 2011 елның 8 августында суд карары буенча туктатылганОбщественная организация «Автор» города Казани.
Вафаты 2015 елның 1 февралендә композитор гаиләсе белән хатынының туган ягы ― Менделеевск районының Псәй авылына кунакка кайткан булган. Кире кайтырга дип, машина белән Казанга юлга чыгалар. Руль артына уллары утырган. Юлда барганда Марсель Ивановның кисәк кенә йөрәге тибүдән туктый Марсель Иванов вафат булды. Шәһри Казан, 02.02.2015. Киндери зиратында җирләнгәнЗахоронение. Кладбища Казани.
Шәхси тормышы Хатыны Лилия Иванова (Менделеевск районының Псәй авылынаннан), «Татарстан — Яңа Гасыр» хезмәткәре. Улы һәм кызы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Композитор Марсель Ивановны искә алу кичәсе (2016, ахыры). rutube видео, 09:06 Якташлар Марсель Иванов турында. «Минзәлә», 4.02.2015.
Төркем:Баянчылар Төркем:Татар композиторлары Төркем:Татарстан композиторлары Төркем:Керәшен татарлары