Яңа Байсар — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Географиясе Яңа Байсар Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 300 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 32 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы Яңа Байсар — Байсар волосының Сөн елгасы буенда урнашкан 57 йорттан торган 202 асаба башкорт авылы. Асабаларның 1 496 дисәтинә җире була. Һәр йортка 4,4 дисәтинә җир туры килгән гөмуми чәчүлек мәйданы 248 дисәтинә тәшкил итә. Арыш һәм солы 215 дисәтинә мәйданда чәчелә. Ул вакытта асабаларга бодай һәм бәрәңге таныш булмый. Авыл халкы милкенә 715 баш терлек исәпләнә. 5 хуҗалыкта 33 умарта була. Яңа авылда мәчет бар исәпкә алына. Халык Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләрПолное собрание законов Российской империи Том 5. №3287Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221. 1905 елда Иске Байсар авыл җирлегеннән 1 чакрымда булган Яңа Байсар авылында 86 йортта 227 кеше яши. 1912 елда яңа авылда 57 йортта 292 асаба башкорт теркәлә.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 111 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98.20%, башка халыклар — 1.80%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.