Гидроочкыч (инглизчә seaplane) — очып күтәрелерлек һәм су өслегенә төшәрлек очкыч. Элекке исеме — гидроплан.
Төрләр
Амфибия — шасси белән очкыч, каты өслеккә һәм су өслегенә төшәрлек очкыч. Очучы көймә — очкычның фюзеляжы түбәнге өлеше көймә сыман ясалган, су буйлап тиз хәрәкәт итә. Очучы су асты көймә — су өслегенә төшәрлек һәм су астында хәрәкәт итәрлек очучы аппарат. Чирткечле гидроочкыч — су өслеге буйлап хәрәкәт итү өчен беркетелгән чирткечләр белән очкыч. Су асты канатлар белән очкыч — Бе-8 Реактив гидроочкыч, Р-1 Шуып баручы реактив гидроочкыч, Convair F2Y Sea Dart
Тарих Беренче очып күтәрелүче гидроочкыч Гленн Кёртисс тарафыннан 1909 елда ясалган.
Беренче бөтендөнья сугышында Россия авиа-йөртүчене М-5, М-9 дигән очучы көймәләр белән кулланган.
1930-1940 елларда гидроочкычлар актив файдаланыла, ләкин соңрак җирле очкычлар белән кысрыклап чыгарылган. Төп сәбәбе: су өслеге бик үзгәрүчән һәм дулкыннар очып төшүгә, менүгә бик комачаулый.
Һава аланы булмаган очракта гидроочкычлар хәзер дә кулланыла, аеруча төньяк һәм утрау илләрендә файдаланыла.
Гидроочкычлар очып менү, очып төшү урыны — гидродром дип йөртелә.
Казан гидродромы Казан шәһәрендә "Казан" дигән гидродром 2006 елда теркәлгән, ул Киров һәм Ленин дамбалары арасында Казансу елгасында урнашкан. Гидродромның бүгенге рәсми статусы билгесез.
Гидродром мәгълүматы: КТГ N 55гр. 47`57`` E049гр. 04`59`` Гомуми мәйдан 60га. Элемтә: Казан-Район 118.5, Казан -Түгәрәк 119.4 Хуҗасы ООО "Фирма "МВЕН"
Моны да карагыз Бериев очкычлары
Әдәбият Александров А. О. Воздушные суда Российского императорского флота 1894—1917. — СПб.:: Б. С. К., 1998. — Т. 1. Аппараты Щетинина и Григоровича. — 111 с. — ISBN 5-88925-038-8 Григорьев А. Б. Альбатросы: Из истории гидроавиации. — М.: Машиностроение, 1989. — ISBN 5-217-00604-8 Казан гидродромы
Сылтамалар проект Летающей Подводной Лодки Ушакова MEMBRANA: Подводные самолёты. Часть первая: глубокие полёты MEMBRANA: Подводные самолёты. Часть вторая: быстрые приводнения В США на дне океана найден гигантский японский подводный авианосец ТТХ японского подводного авианосца I-400 Seiran на форуме balancer.ru специальный гидросамолёт Айчи M6A Сейран, предназначенный для транспортировки на подлодке I-400 Seiran Видео: История водных самолётов.
Төркем:Очкычлар Төркем:Авиация