Нократ яки Нохрат () — Киров өлкәсенең Слободской районында урнашкан авыл. Ар ягы бәкләре торган урын дип билгеле. Рус язмаларында 1489 елдан искә алына.Чураков В.С. Об обстоятельствах появления каринских арских князей на Вятке // Урал-Алтай: через века в будущее. Материалы Всероссийской научной конференции. Уфа, 2005. С. 216-219.

Тарихы Татар бәкләре яшәгән авылларның берсе.

Авыл XV гасырдан бирле билгеле тарихый документларда.

Авылның килеп чыгышы турында 2 версия бар. Беренче версия буенча 1391 елда Әмир Бәкбут Нократ җирләрен яулап алуда катнашкан һәм нократ җирләрендә калган. Икенче версиясен А.В.Эммаусский һәм П. Н.Луппов галимнәре тасфирлый.

1615 елда Хлынов өязе мәркәзе Нократ авылы булган һәм башка шәһәрләр белән бергә искә алына. Хлынов өязе Чепси елгасы басеенын биләп алган. Хлынов өязе Карин станы дозор китабы(Дозорная книга Каринского стана Хлыновского уезда) буенча Нократ авылы 3 зираттан торган Югары авыл, Түбән авыл һәм Ильяс ил. Ошбу зиратлар хәзерге вакытка кәдәр сакланган.Архивы История села Карино

Топонимикасы Авыл янында күп кенә калкулыклар бар һәрбер үз исемен йөртә. Калкулыкларның исемнәре халык легендалары белән бәйле. Мәсәлән авылда «Фатыма-тау», «Паровой-тау», «Олель-тау», «Мешок-тау», «Ташагар-тау», «Чардак-тау», «Чермеш-тау», «Бигре-тау», «Алма-тау», «Тке-тау».

"Кала-тау" иске шәһәрчек урнашкан урын.

«Мазар-тау» бесермән "Мазар зыарат"ы урнашкан урын.

Географиясе

Нократ авылы калкулыклар янында урнашкан. Ландшафты авыл хуҗалыгы һәм чыршылы урманнар.

Климат Биредә климат уртача-континенталь. Төньяк Боз океаны якын булганлыктан һәм төньяктан исүче җилләрне тоткарлаучы таулар булмаганга, кыш озын һәм суык булып тора, шулай ук җәй көне дә нык суыта, кырау еш төшә ала.

Сәгать поясы

Халкы Халык саны динамикасы: Гомуми демографик күрсәткечләрЧисленность населения городских округов, муниципальных районов, поселений и населенных пунктов Кировской области . Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар 710 690 252 438

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (32%), татарлар (57%), арлар (10%).2002 елгы җанисәп алу базасы.

Мирас ядкәрләре Нократ авылында Җиланша ибн Сәедтәк кабер ташы сакланган. Кабер ташының датасы 1522 сәнәнең сентябре. Галимнәр Семен Кирдяпой белән сугышкан сугышчы яки мирза Сәедтәк дип тасфирлыйлар.

Халык хәтерендә Югары авыл(ил) һәм Түбән ил дигән бүленеш сакланган. Югары авылны "Бий Ягы" Түбән илне "Бачырман ягы" диләр. "Бий ягы" Арча ягы бәкләре яшәгән. "Бачырман ягы" буйсынган бисермән Митюшкино һәм Абашево авылларыннан тора.

Бесермән ягында "Мазар зыарат"ында иске кабер ташларында мөселман язулары сакланган. Язулар 1504 елның гыйнваренә карый. Ошбу хәл бесермәннәрнең мөселман булганнары икәнлеген дәлил булып тора.

Танылган шәхесләр Эдуард Касыймов — татар язучысы, шагыйре, фольклорчы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Шубай Арасланов, сәүдәгәр һәм беренче Нухрат татар язучысы, искиткеч әдәби әсәрләрнең мөәлифе - 1741 елда Көнчыгышка сәяхәте турында язган. Афраим Ситяков — галим-физик, дизайн инженеры, галәм галиме, эколог һәм укытучы. Рөстәм Касимов — сукырлар һәм начар күрүчеләр арасында шахмат буенча дөнья чемпион Рәшит Абашев — Татарстанда танылган табиб. Сибгатулла Девятьяров — дөньякүләм танылган сәүдәгәр, миллионер. Гаффар Касыймов — дин белгече һәм укытучысы. Вилдан Долгоаршинных — танылган Чукотка рәссамы һәм морж сөяге остасы.

Искәрмәләр

Төркем:Киров өлкәсе татар авыллары Төркем:Слободской районы торак пунктлары Төркем:Киров өлкәсе торак пунктлары