Kефей йолдызлыгы () — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы төзексез бишпочмак рәвешле йолдызлык. Йолдызлыкның көньяк өлеше Киек каз юлында ята. Күк йөзендә 587,8 квадрат градус мәйданны иңләп тора һәм гади күз белән күренүчән 148 йолдыз эченә ала.

Прецессия сәбәпле Кефей тарафына дөньяның төньяк котыбы күчә. Шуңа күрә Әлрагый (Кефей γ) котып янында 3100 елда була, Әлфирк (Кефей β) — 5100 елдан 6500 елга кадәр котыпка якынрак була, ә 8300 елдан котып йолдызы сыйфатыны Әлзирамин (Кефей α) үзенә ала.

Йолдызлар Кефей α — Әлзирамин ( әз-зира‘ әл-йәмин — «уң кул»Зираг — кул, терсәк; ямин — уң як, уң кул. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.; ), +2,5m йолдызча зурлыктагы йолдыз 49 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей β — Әлфирк ( әл-фирқ, әл-фирқәһ — «өер»Фирка — төркем, груһ, партия. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 630.; ), үзгәрмә йолдыз, Кефей β сыман үзгәрмә йолдызлар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 0,19 көн эчендә +3,15m дән +3,21m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 595 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей γ — Әлрагый ( әр-ра‘и — «көтүче»Рагый — көтүче, хайван багучы, чабан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 476.; ), +3,22m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз Җирдән 45 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей δ — Әлрәдиф ( әр-рәдиф — «ияреп баручы»Рәдиф — берәүгә ияреп баручы, арттан баручы, иярчен. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 484.; ), үзгәрмә йолдыз, тотылышлы йолдызлар кефейлылар сыйныфының беренче үрнәге, аның ялтыравы 5 көн 9 сәгать эчендә +3,5m дән +4,4m гә кадәр үзгәрә. Җирдән 891 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Кефей μ - яки Анат йолдызы — Кефей йолдызлыгында урнашкан кызыл супергигант (үтә зур йолдыз), шулай ук "Гершельның анат йолдызы" булып танылган. Галактикабызда иң эре һәм йолдызча күәте иң зур булган йолдызлардан берсе (тулы яктыртучанлыгы

Кефей VV — тотылышлы куш йолдыз. Кефей VV A — иң зур йолдызлардан берсе.

Йолдызлар төркемнәре Олугбәктә Әлзирамин (Кефей α), Әлфирк (Кефей β) һәм Кефей η йолдызлары бергә Кәвакибелфирк ( әл-кәвакиб әл-фирқ — «өер йолдызлары»Кәвакиб — йолдызлар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 221.) исеме йөртә иде.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар