Венделин Вернер (немец телендә: Wendelin Werner, 1968 елның 23 сентябре) — француз математигы, 2006 елның Филдс премиясе лауреаты. 2008 елда Француз фәннәр академиясе әгъзасы булып сайланган булган, Лондон король җәмгыятенең чит ил әгъзасы (2020).

Тәрҗемәи хәле 1968 елда Кёльнда туган булган. 1977 елда француз гражданлыгына ия булган. 1993 елда Пьер һәм Мария Кюри Университетында доктор диссертациясен яклаган. 1991 елдан 1997 елга кадәр Франциянең фәнни өйрәнүләр үзәгенең фәнни хезмәткәре булып эшләгән.

Филдс премиясе белән Лёвнерның стохастик эволюциясен, ике үлчәмле Броун хәрәкәтен һәм кырның конформ теориясен өйрәнүгә кертеме билгеләнгән.

1982 елда Роми Шнайдер катнашуы белән «Сан-Сусидан узып баручы» нәфис фильмында төшкән.

Искәрмәләр

Сылтамалар Personal page at Orsay

Төркем:Математиклар