Шланлыкүл — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 251 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүмат Тарихи яктан авыл ике өлештән тора: бер өлештә мишәрчә сөйләшә торган төмәннәр яши, икенче башта – минзәлә сөйләшендә сөйли торган типтәрләр. Төмәннәр, җирне сатып алу килешүендә расланганча, биредә мәңгелеккә килеп төпләнгәннәр. Төп нәселләр: Кутушевлар, Мамлеевлар (морзалар), Дашкинннар, Кудашевлар (кенәзләр).

Демография 1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Богады вулысы, Шланлыкүл авылында 253 хуҗалыкта 1600 кеше яши, шул исәптән 143 хуҗалыкта 961 мишәр, 100 хуҗалыкта 585 типтәр, 10 хуҗалыкта 54 башкорт.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)

Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Бүздәк вулысы, Шланлыкүл авылында 248 хуҗалыкта 1434 кеше яши, шул исәптән 138 хуҗалыкта 830 мишәр-татар, 109 хуҗалыкта 589 татар, 4 хуҗалыкта башкорт.М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009

2002 елда 68% халык рәсми рәвештә татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 30%.

Авылның атаклы кешеләре

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1847 Шаһихәйдәр Сыртланов Ырынбур Неплюев кадет корпусы адвокатсәясәтче 1916 1875 Галиәсгар Сыртланыв Ырынбур Неплюев кадет корпусы адвокатсәясәтче 1912-08-07 Уфа 1877-10-29 Равил Сыртланов Михаил артиллерия укуханәсе гаскәрбашы 1916-06-20 Скробава 1885-08-01 Нури Сакаев 1927-02-28 Казан 1890-11-28 Нурелгаян Байтирәкев Казан император университеты офицер Башкорт дәүләт медицина университеты 1974-05-17 Уфа 1910-09-01 Шаһгали Чанборисов 1975-12-31 Казан 1923-06-08 Якуп Төхфәтуллин 2010-08-16 Уфа 1928-02-16 Мидхәт Мәүлетев Уфа дәүләт нефть-техника университеты галим Уфа дәүләт нефть-техника университеты 2000-12-08 Уфа 1947-06-20 Әбдрәзәков Эльверт Рөстәмхан улы Уфа дәүләт нефть-техника университеты сәнәгатьчедиректор Автонормаль заводы

Нури Сакаев (1885-1927) – татар профессиональ театрына нигез салучы, актер һәм режиссер. Ильяс Кудашев-Ашказарский (1884-1942) - татар профессиональ театрына нигез салучы, актер һәм режиссер. Рифат Мәүлетов (1926-2000) - Уфа авиация институты ректоры (1961-1991). Якуп Төхфәтуллин (1923-2010), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Равил Сыртланов, хәрби. Шаһихәйдәр Сыртланов, казый

Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 8 км авыл советы үзәгенә (Иске Богады): 5 км якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 6 км

Искәрмәләр

Чыганаклар Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан

Төркем:Бүздәк районы