Мәсьәлә чишү <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны зур мәйданлы урам Мәсьәлә чишү — татар халык уены.
Уйнау тәртибе Санамыш ярдәмендә мәсьәлә чишүче сайланып куела. Мәсьәлә чишүче берәр әйбере янына барып, яисә күзләрен каплап «гөрләгән» арада калган балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Кул тотынган килеш төрлечә буталышып, керешеп бетәләр. Шуннан соң мәсьәлә чишүче килеп бу чуалчыкның рәтенә төшенеп, беренчел хәленә китерергә тиеш. Бу вакытта бер бала да кулын ычкындырмаска тиеш. Әгәр мәсьәләне чишә алмаса, ул кешегә җәза бирелә.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Зиһен сынаш уеннары Төркем:Татар уеннары