Закир Хәсәнов, Закир Әскәр улы Хәсәнов (; 1959 елның 6 июне, СССР, Азәрбайҗан ССР, Астара районы) ― азәрбайҗанлы хәрби җитәкче һәм дәүләт эшлеклесе. 2013 елның 22 октябреннән Азәрбайҗан оборона министры, генерал-полковник (2013).
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 6 июнендә Азәрбайҗан ССР Астара районында туган. Әтисе Әскәр Хәсәнов, совет чик буе гаскәрләренең офицеры, Астара районында хезмәт иткән Отец нового министра обороны Азербайджана является выходцем из Армении. regnum.ru, 5.11.2013.
1976 елда Җәмшид Нахчыванлы исемендәге махсус мәктәпне, 1980 елда ― Азәрбайҗан ССР Югары Советы исемендәге Баку югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлаган.
1985 елга кадәр Германиядә совет гаскәрләре хезмәт иткән. 1985 елдан 1993 елга кадәр ― Себер Алтай хәрби комиссариатында хезмәттә. 1987 елда СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының академик курсларын тәмамлаган.
1993 елдан 2003 елга кадәр Азәрбайҗан Милли иминлек министрлыгының чик буе гаскәрләренең баш идарәсендә хезмәт иткән, аннары Азәрбайҗан Дәүләт чик буе хезмәтенең Халыкара мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы вазsqфасына билгеләнгән.
2003 елда генерал-майор хәрби исеме бирелгән.
2003 елдан 2013 елга кадәр ― Азәрбайҗан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары – эчке гаскәрләр командующие.
2005 елда генерал-лейтенант хәрби исеме бирелгән.
2013 елның 22 октябрендә Азәрбайҗан Республикасы оборона министры итеп билгеләнгән.
2013 елда генерал-полковник хәрби исеме бирелгән.
Шәхси тормышы Өйләнгән. Өч бала атасы. Немец, инглиз, рус һәм төрек телләрендә иркен сөйләшә Ən çox xarici dil bilən nazir kimdir? Qaynar.info, 21.10.2013.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 ― «Чиктәге аерымлык өчен» медале 2002 ― «Хәрби казанышлар өчен» медале 2004 ― «Азәрбайҗан Байрагы» ордены 2008 ― «Ватан өчен» медале 2019 ― «Дан» ордены — Азәрбайҗан Республикасы Кораллы Көчләренең сугышчан сәләтен арттырудагы казанышлары өчен Распоряжение Президента Азербайджанской Республики o награждении З. А. Гасанова орденом «Шохрат» 2020 ― «Җиңү» ордены — Азәрбәйҗан Республикасы территорияләрен азат итү һәм территориаль бөтенлеген торгызу вакытында хәрби операцияләр белән идарә иткәндә югары профессионализм өчен, шулай ук хәрби хезмәтне башкарганда батырлык һәм кыюлык өчен 2023 – «Карабах» ордены СССР медальләре
Искәрмәләр
Сылтамалар Биографиясе Азәрбайҗан Республикасы Оборона министрлыгы сайтында
Төркем:Баку Югары гомумгаскәр командирлар мәктәбен тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан саклану министрлары Төркем:Азәрбайҗан генераллары Төркем:«Азәрбайҗан Байрагы» ордены кавалерлары Төркем:«Карабах» ордены кавалерлары Төркем:Азәрбайҗанның «Җиңү» ордены кавалерлары Төркем:Азәрбайҗанның «Дан» ордены кавалерлары Төркем:Азәрбайҗанның «Хәрби казанышлар өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Ватан өчен» медале белән бүләкләнүчеләр