Галәветдин Зыятдинов (1940 ел, Бичер, Олы Нырсы авыл җирлеге, Теләче районы, ТАССР, ССРБ — 31 май 2017, Казан, Татарстан) — 40 елга якын «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә «Авыл офыклары» тапшыруын алып барган журналист.Теләче районында ветеран журналист Галәветдин Зыятдиновны искә алганнар

Тормыш юлы Зыятдинов Галәветдин Фәхретдин улы Теләче районының Бичер (икенче исеме Кече Мирәтәк) авылында дөньяга килә.

Казанда һөнәри училище, аннары Казан театр училищесында укый. Республика күчмә театрында эшли. Үз исеменең артык гади булып күренгәнлектән,Сара Садыйкова киңәшен тыңлап, Алик Зыятдинов псевдонимы белән уйный. Профессиональ сәхнәдән телевидениегә килә. Авыл хуҗалыгы редакциясенең өлкән мөхәррире буларак эшли. 40 елга якын «Авыл офыклары» тапшыруын алып бара. Алик Зыятдинов төркеме белән районнардан кайтып керми иде. Һөнәрдәшлере биргән бәяләмә буенча, тапшырулары җылы, эчкерсез, халыкчан була иде, чөнки алар гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән әңгәмәләргә күбрәк корылган булган.

2017 елның 31 маенда озакка сузылган авырудан соң 76 яшендә вафат була. 1 июньдә туган ягы – Татарстанның Теләче районы Бичер авылында мөселманча җирләнде.

Истәлеге Теләче районында Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышлап «Яшь журналист» район бәйгесе уздырыла.

Сылтамалар Казан телевидениесе 60 яшьлек юбилеен билгели: нәрсәләр булган, ниләр көтә? 19.08.2019© Ватаным Татарстан "Татарстан" каналының "Туган як" тапшыруы "атасы"...

Төркем:Теләче районында туганнар Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Тележурналистлар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Телетапшырулар алып баручылар