Айрат Шәймиев, Айрат Минтимер улы Шәймиев (Айрат Минтимерович Шаймиев; 1962 елның 7 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) ― россияле эшкуар, 2008 елдан «Татавтодор» АҖ генераль директоры. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең улы. ТАИФ төркеменең элекке төп акционерларының берсе. «СИБУР» холдингы җитәкчеләреннән берсе. Беренче тапкыр Россиянең иң бай бизнесменнары исемлегенә 2005 елда эләккән. 2024 елда Forbes Айрат Шәймиевнең чиста капиталын 2,2–2,4 миллиард долларАйрат Шаймиев. Forbes.ru, 2026 елда 1,9 миллиард доллар 2177 Айрат Шаймиев 1,9 млрд долларов. Forbes.ru дип бәяләгән.

Тәрҗемәи хәле 1962 елның 7 мартында Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында МТСның баш инженеры Тимур (Минтимер) Шәймиев һәм сәүдә тармагы хезмәткәре Сәкинә Шәймиева гаиләсендә баш бала булып туган. Минтимер Шәймиев Минзәлә районара «Сельхозтехника» идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгәч, гаилә 1962 елдан Минзәләдә яшәгән, КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп билгеләнгәч, 1967 елдан Казанда яши«В тени Минтимера»: уборка лучше всего давалась старшему, а младший сын хорошо готовил. Реальное время, 12.09.2016. Энесе Радик 1964 елда Минзәләдә туганФлүр Баһаутдинов. Мөслимнән чыга инде ул Президентлар / Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ― Б. 56-63. ISBN 5-85247-005-4.

Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын (хәзерге Казан дәүләт энергетика университеты) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1992―1996 елларда ― «Остаз» җитештерү фирмасы директоры.

1996 елдан 2008 елга кадәр ― «ТР юл сервисы» ААҖ генераль директоры.

2008 елдан ― «Татавтодор» АҖ генераль директоры. Айрат Шәймиев җитәкләгән «Татавтодор» компаниясе дәүләтнеке ― аның 100% акцияләре Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына карый. Үз тарихында (2008―2018) «Татавтодор» 82 млрд сумлык заказлар кабул иткәнТимур Латыпов. Хозяева большой дороги: who is who в дорожном строительстве Татарстана. Бизнес-Онлайн, 21.10.2019 Компания сегодня. tatavtodor.ru.

2021 елга кадәр Айрат Шәймиев берничә партнер белән бергә, абыйсы Радик Шәймиевне дә кертеп, ТАИФ төркеменә ия булган, ул 60тан артык төрле профильдәге бүлендек һәм бәйле предприятиеләрне берләштергән. Шул исәптән аңа «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводы, «Казаноргсинтез» һәм «Түбән Кама Нефтехим», ТГК-16 генерацияләү компаниясе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Аверс» банкы, төзелеш һәм инвестиция-финанс компанияләре кергән.

2021 елда нефть химиясе гиганты ТАИФның нефть химиясе һәм энергетика активлары өстеннән контроль пакет алган. Алмашка Татарстан акционерлары (ТАИФ) берләшкән компаниянең 15% акцияләрен һәм үзләрендә калган пакетны сатуга опцион алган Шаймиев Айрат Минтимерович. Персоналии ГлобалМСК.ру..

Автоспортта уңышлары Айрат Шәймиев ― автокросс һәм трек узышлары буенча күп тапкырлар Россия һәм Европа чемпионы: ТР чемпионы (1999 ел), Европа чемпионы (автокросс Д1 2002 ел, 2004 ел, 2005 ел), Россия чемпионы (кышкы трек узышлары, «А-1600» төркеме, 1999 ел), Европа чемпионы (Д1, көмеш, 2003 ел), автокросс буенча Россия чемпионаты призеры (бронза — Түбән Ломов шәһәре, көмеш — Дмитров шәһәре, 1998 ел), трек узышлары (бронза, 1998 ел). Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясенең кросс һәм трек узышлары комитеты әгъзасы. «Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» дип танылган (2004 елШаймиев Айрат Минтимерович. Татцентр.ру.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 ― Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре 2002 – Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры 2022 – Почет ордены (Россия Федерациясе) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченПризнание  заслуг. РТ Онлайн16.11.2022

Шәхси тормышы Гаиләле. Ике баласы бар. Улы Тимур (1989 елда Казанда туган) гаилә бизнесы белән бәйле: «Дружбанефть» АҖ (Зур НөркәйАО Дружбанефть Большое Нуркеево), «ТНГК-Развитие» (Әлмәт), нефть компанияләренә ияГде работал внук Шаймиева до поста в нефтяной компании «Дружба»? АиФ Казань, 04.03.2014. Кызы Ләйлә NOX бутик-отелендә 70% ка ия.

Санкцияләр 2022 елдан БөекбританияНе уедут жить в Лондон: чем Шигабутдинову и Шаймиеву-младшему грозят санкции? БИЗНЕС Online, 2.11.2022, Украина һәм Яңа Зеландиянең, 2025 елдан КанаданыңКанада ввела санкции против Айрата и Радика Шаймиевых. РБК, 18.06.2025 санкцион исемлекләрендә тора.

Искәрмәләр

Әдәбият Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ― Б. 56-63. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар Шаймиев Айрат Минтимерович. Татцентр.ру Шаймиев Айрат Минтимерович. Персоналии ГлобалМСК.ру.

Моны да карагыз Шәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев оныкларыӘнәк / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010.― Б.88―94. : Ринат Фәрдиев (кызы Миңледөргалия улы) Илшат Фәрдиев (кызы Миңледөргалия улы) Феликс Фәрдиев (кызы Миңледөргалия улы) Азат Хамаев (кызы Мәрзия улы) Радик Шәймиев (улы Минтимер улы) Алмаз Шәрипов (улы Хантимер улы) Айвар Шәрипов (улы Хантимер улы)

Радик Ильясов (кызы Мәдәниянең кияве)

Төркем:Россия эшмәкәрләре Төркем:Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаучылар Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Татарстан автоузышчылары Төркем:Россия автоузышчылары Төркем:Россия миллиардерлары Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары