Антонио Мария Эскиве́ль-и-Суа́рес де Урби́на (1806 елның 8 марты, Севилья — 1857 елның 9 апреле, Мадрид) — романтизм чоры испан живописец-портретисты. Севилья живопись мәктәбенең иң күренекле вәкилләренең берсе. Тәрҗемәи хәле 1808 елда Байленда сугышта үтерелгән кавалерия офицерының улы. Севильяда Король нәфис сәнгатьләр академиясендә укыган, анда Севилья мәктәбенең нигезләүчесе Бартоломе Эстебан Мурильо живопись ысуллары белән танышкан. 1831 елда Мадридка күчкән һәм Король Сан-Фернандо нәфис сәнгатьләр академиясенә кергән. Мадридның интеллектуаль тормышында катнашкан. 1837 елда җирле “Художество һәм әдәбият лицее” барлыкка китерүнең актив катнашучысы булган, анда ул анатомия буенча дәресләр алып барган, бу фәнне ул соңрак Сан-Фернандо нәфис сәнгатьләр Академиясендә укыткан.

1839 елда Эскивель аны сукыр диярлек иткән авырудан интегеп Севильяга кайткан. Тирән төшенке булып ул Гвадалквивир елгасына ташланып үзенә кул салып караган. “Лицей” буенча дуслары һәм коллегалары аңа Франциядә дәвалану белән булышканнар. Аларның тәэмин итүенә күрә 1840 елның ахырына ул күрүен торгызган диярлек. 1843 елдан бирле сарай яны рәссамы, 1847 елдан бирле – Сан-Фернандо нәфис сәнгатьләр Академиясе профессоры була. “Нәфис сәнгатьләр яклавы җәмгыяте”нең нигезләүчеләренең берсе. Сәнгать буенча «Tratado de Anatomía Pictórica» китабы авторы. Антонио Мария Эскивель – сәнгать турында язган һәм король сарае янына күчеп кысан җирле кысалардан арына алган һәрьяклы белем алган рәссам. Эскивель живопись һәм Романтизм әдәбияты арасында булган бәйләнешне күрсәткән, ул аны “Хәзерге заман шагыйрьләре. Рәссам остаханәсендә Соррильяны уку” хрестоматия картинасында чагылдырган. Казанышларын тану билгесе итеп командор Католик Изабелла ордены белән бүләкләнгән булган. Рәссамның картиналары күп музейларда, хосусан, Прадода, Мадридта Диңгез музеенда һәм романтизм музеенда, Севилья нәфис сәнгатьләр музеенда, Король тарихи академиясендә һ. б. бар. Галерея

Сылтамалар Биография Работы А. М. Эскивеля

Төркем:Рәссамнар