Пьетро Такка (итальян телендә: Pietro Tacca; 1577 елның 16 сентябре, Каррара —1640 елның 26 октябре, Флоренция) — итальянский иртә барокко сынчы һәм архитекторы, Флоренция сынчы-маньеристы Джованни да Болонья өйрәнчеге һәм тарафдарыOxford Reference. XVII—XIX гасыр зур Флоренция рәссамнары гаиләсе вәкилеNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852. Такка сынчылар гаиләсе Гаиләнең нигезләүчесе Пьетро Такканың улы Фердинандо Такка (1619—1686) булган, ул шулай ук Флоренциядә сынчы, архитектор, бронза коючысы һәм театраль декоратор булып эшләгән. Шулай ук Неапольдә сынчы — Симоне Такка (ок. 1597—1649) һәм Неапольдә испан корольләре заказлары буенча эшләгән сынчы — Джованни Такка (1803—1831) мәгълүм. Такка фамилиясе астында Италиянең күп шәһәрләрендә эшләгән башка рәссамнар да мәгълүмВласов В. Г. Такка // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 354. — ISBN 5-88737-010-6.
Пьетро Такканың тәрҗемәи хәле Пьетро Такка Каррарада ташчылар һәм сынчылар шәһәрендә туган булган. Унбиш яшендә 1592 елдан Джамболонья остаханәсендә эшләгән. Остазның 1608 елда үлеменнән соң Пьетро Такка Борго Пинтида аның остаханәсе һәм йортына варис булган һәм 1609 елда аны Тоскана бөек герцогларының сарай яны сынчысы вазыйфасында алыштырган. Аның барлык төп эшләре Медичи гаиләсе заказлары буенча башкарылган булган. Моның барысыннан соң Джованни да Болонья тарафыннан Флоренциядә Сантиссима-Аннунциата (Santissima Annunziata) мәйданында башланган Тосканың бөек герцогы Фердинандо I Медичиның җайдак монументын тәмамлау. Такка һәйкәлнең моделен барлыкка китерү һәм кою эшләренең барлык этапларында булган. Сын бөек магистры Фердинандо I Медичи булган Изге Стефан Ордены сугышчылары алган бәрбәр сугыш кораллары һәм Госманлы галералары бронзасыннан коелган булган. Флоренциядә шул ук мәйданда симметрик рәвештә маньеризм эстетикасына туры китерерлек итеп ике могъҗизалы, маймылларга охшаган тритон белән бронза фонтан куелган. Ливорно (көнбатыш Тоскана) өчен Пьетро Такка Фердинандо I Медичи һәйкәле төбендә «Дүрт мавр» (Quattro Mori, 1615—1624) сынын ясаган. Алар тотылган бәрбәр корсарларын яки Госманлы пиратларын сурәтли. Бу монументның герцогның мәрмәр сынын Джованни Бандини ясаган. “Дүрт мавр”ның сыннары бик популяр булган. Аларны Флоренция янында Доччья мануфактурасында (Ginori-Doccia) бронзада һәм керамикада миниатюрада кабатлаганнар . Мадрид өчен Такка Джамболоньяның эшен тәмамлаган: Филипп III-нең җайдак монументын (1616; XIX гасырда Пласа Майорга күчерелгән булган). Париж өчен Мария Медичи әмере буенча ул Джамболоньяны тагын бер әсәрен тәмамлаган: Генрих IV-нең җайдак сынын (һәйкәлне тантаналы ачу 1613 елның 23 августында булган). Һәйкәл Пон-Нёф уртасында торган булган, әмма 1792 елда инкыйлаб вакытында җимерелгән, ә соңрак яңа һәйкәл тарафыннан алыштырылган булган. Флоренциягә кайтканнан соң, Такка Уффици галереясендә сакланган эллинистик мәрмәр кабан дуңгызы сыныннан күчермә ясап мәшһүр «Порчеллино» фонтанын барлыкка китергән, ул күптән түгел төзелгән Лоджия дель Меркато-Нуовоны бизәгән. Флоренцияләп көлеп, әмма назлап бу әсәрне «Дуңгыз баласы» (итальян телендә: Porcellino) дип атаганнар, әмма шулай ук – җыю тартмасы: гадәт буенча уңыш өчен дуңгызның авызына тәңкә салырга һәм шул ук вакытта борынын сыйпарга кирәк булган). Сын хәзерге заманда күчермә белән алыштырылган. 1626 һәм 1642 ел арасында Пьетро Такка Флоренциядә «принцлар капелласы»нда (Иске сакристиядә) тәңгәл килүче кенотафлар өчен бөек герцоглар Фердинанд I һәм Козимо II сыннарын иҗат иткән. Такка шулай аталган “вак пластика”ның күп бронза эшләнмәләрен һәм төрле чиркәүләр өчен берничә Распятие иҗат иткән, бу эштә аңа улы Фердинандо ярдәм иткән. Сынчының соңгы эре проекты Мадридта Буэн-Ретиро сарае бакчасы өчен король Филипп IV-нең җайдак сыны булган (хәзер Пласа-де-Ориенте мәйданында): король атланган сугыш атын арткы аякларына бастыра - барокко сәнгате өчен типик композиция (1634—1640). Ул Рубенс һәм Веласкес эше Филипп IV-нең җайдак портретларын кабатлый (бу рәссамнарның берсенең картинасының күчермәсе Флоренциягә өлге буларак җибәрелгән булган). Арткы ике аягында торучы (өченче терәлү ноктасы – атның койрыгы) ат сынының тотрыклылыгы Галилео Галилей тарафыннан Леонардо да Винчиның Сфорца ат сыны эскизлары өлгесе буенча исәпләнгән булганEquestrian Monument to Philip IV.
Француз короле Людовик XIV «Геракл батырчылыклары» сериясеннән бронза сыннарга ия булган. Элек алар Джамболонья тарафыннан эшләнгән булган дип саналган, хәзер алар Пьетро Таккага карый дип санала (1620-нче еллар; хәзер Луврда). Пьетро Такка 1640 елда Филипп IV-нең сыны Мадридка җибәрелгәннән соң тиздән үлгән һәм Флоренциядә Сантиссима-Аннунциата базиликасында күмелгән булган. Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар