Луис Паре́т-и-Алька́сар (испан телендә: Luis Paret y Alcázar) — рококо чоры испан рәссамы. Тәрҗемәи хәле Каталон чыгышлы француз һәм испан хатын-кызы гаиләсендә туган. Башлангыч художество белемен француз зәркән остасы Огюстен Дюфло һәм монах Бартоломе де Сан-Антониодан алган, аннан соң дүрт ел Мадридта Антонио Гонсалес Веласкес идарәсе астында Король нәфис сәнгать академиясендә өйрәнгән булган. 1760 елда Академиянең икенче премиясен ота, 1766 елда – беренче премиясен. Моннан тыш француз рәссамы Шарль де ла Траверстан сабаклар алган. 1763-1766 елларны рәссам Испания короле Карл III туганы Луис Антонио де Бурбон (1727—1785) яклавын яулап Римда үткәрә, анда белем алуын тәмамлый. Мөгаен, шул елларда шулай ук Франциягә дә барган. 1775—1778 елларда Пуэрто-Рикода сөргендә булган — үзенең яклаучысы инфант дон Луис мәхәббәт интригаларында катнашу белән бәйле. Монда аның өйрәнчеге җирле рәссам Хосе Кампече (1751—1809) була. Башкалада яшәргә рөхсәт алмаган килеш Ватанына кайтып ун ел Бильбаода үткәрә. Бары тик 1788 елда оста король сарай янына кайта. 1780 елда Лаэрт Диогенын сурәтләүче картинасын тәкъдим иткәннән соң Сан-Фернандо король нәфис сәнгать академиясе әгъзасы була. Шул ук вакытта король аны архитектура буенча Комитет сәркатибе итеп билгели Бильбаода булганда Парет дини эчтәлекле күп санлы тукыма иҗат итә. Әмма моннан кала ул беренче чиратта күбесе король заказы буенча эшләнгә картиналар, король кабул итүләре һәм тантаналар сурәтләрен калдырган Мадридның сарай яны тормышы хронисты буларак мәгълүм. Шулай ук диңгез гаваньнары күренешләрен – шулай ук король теләге буенча (1786), чәчәкләр белән натюрмортлар, пейзажлар, жанр әсәрләрен, мифологик тематикага картиналар ясаган. Мария Луиза Пармалы, король Карла IV-нең (аның Астурия принцы булган вакытында) һәм башкалар портретлары авторы булган. Соңгы вакытта Вианa шәһәрендә (Наварра) Сан-Хуан дель Рамо капелласы росписьләре белән шөгыльләнгән, әмма ярлылыкта яшәгән Луис Парет-и-Алькасар Мигель Сервантес һәм Франсиско де Кеведо әсәрләрен иллюстрирлаган. Ул үзе дә гадәти булмаган әдәби сәләткә ия булган.

Әдәбият J. Vaquero in Kindlers Malereilexikon, dtv 1982

Искәрмәләр

Галерея

Төркем:Рәссамнар