Лео XIV (), туганда бирелгән исеме Роберт Фрэнсис Превост (; 1955 елның 14 сентябре, АКШ, Иллинойс штаты, Чикаго) ― Католик чиркәве епискобы, 2025 елның 8 маенда сайланган Рим папасы һәм Ватикан башлыгы, 2023 елдан кардинал, 2025 елдан кардинал-епископ.

Ватикан 2026 елның октябрендә Рим папасы Лев XIV аскы өлештән төеннәрне алу операциясеннән соң үпкә яман шешенең башлангыч стадиясеннән интегә дип игълан итте.

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 14 сентябрендә АКШның Иллинойс штаты Чикаго шәһәрендә туган. Әнисе Милдред (тумышы белән Мартинес) китапханә белгече (Гаити мөһаҗирләре гаиләсеннән), әтисе Луи Мариус Прево, Икенче бөтендөнья сугышында АКШ хәрби-диңгез көчләре ветераны һәм мәктәп округы директоры булган (Италия мөһаҗирләре галәсеннән). Превоның ике өлкән абыйсы бар: Луи (пенсиядәге хәрби) һәм Джон (католик мәктәбенең элеккеге директоры).

Прево 1977 елда нигез салган Вилланова университетында математика буенча фәннәр бакалавры дәрәҗәсен алган. 1982 елда Чикагодагы католик теология берлегеннән дин гыйлеме магистры дәрәҗәсен алган, Канун хокукы лицензиаты (1984), аннан соң Римдагы Изге Фома Аквинский папа университетында Канун хокукы докторы дәрәҗәсе (1987) алган. Аның докторлык диссертациясе «Изге Августин орденында җирле приор роле» дип аталган. 2014 елда Вилланов университеты аңа гуманитар фәннәрнең мактаулы докторы исемен биргән. Ул инглиз, испан, итальян, француз һәм португал телләрендә сөйләшүче полиглот, шулай ук латин һәм алман телләрендә укый ала.

Үзенең башлангыч чиркәү карьерасын (1978 елдан) багышлаган 1985 елдан 1986 елга кадәр һәм 1988 елдан 1998 елга кадәр Перуда эшләгән, анда мәхәллә рухание, епархия түрәсе, семинария укытучысы һәм администратор булып хезмәт иткән. 2001 елдан алып 2013 елга кадәр Изге Августин орденының генераль приоры итеп сайланып, соңрак Перуга Чиклайо епископы сыйфатында кайткан (2015―2023). 2023 елда Рим Папасы Франциск аны епископлар эшләре буенча дикастерия префекты һәм Латин Америкасы буенча папа комиссиясе президенты итеп билгеләгән һәм шул ук елда кардинал иткән (2025 елдан католик-епископ) Promozione all’Ordine dei Vescovi dell’Em.mo Card. Robert Francis Prevost, O.S.A.. Бу вазыйфалары аның папа тәхетенә кандидат буларак әһәмиятен арттырган.

Ике (АКШ һәм Перу) гражданлыгы булган шәхес буларак, Лео Кушма Штатлардан яки Перудан сайланган беренче папа булып тора. Ул Изге Августин орденыннан беренче папа һәм Изге Августин кагыйдәсен үтәүче орденнардан җиденче папа булып тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Рим папалары Төркем:Шәхесләр:Ватикан