Александр Полубенцев, Александр Михаил улы Полубенцев (; ; 1952 елның 26 августы, СССР, РСФСР, Ленинград) ― Санкт-Петербург консерваториясенең балет режиссурасы кафедра мөдире (2013 елдан), профессор (2004). Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 26 августында Ленинградта туганА. Деген, И. Ступников. Alexander Polubentsev. Belcanto.ru. Балачактан үзешчән сәнгатьтә пионерлар сараенда, балет түгәрәгендә биегән, үзе биюләр иҗат иткән, аннары Ваганов училищесының бию классына укырга кергәнВячеслав Кочнов. Александр Полубенцев: «Раньше балет считали низким жанром». zavtra.ru, 2.02.2017.

А. Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесын (педагог А. Г. Нисневич классы, 1970), Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясен «балетмейстер-куючы» белгечлеге буенча (Ф. Лопухов, П. Гусев, О. Виноградов, А. Макаров классы, 1975) тәмамлаган.

Ленинград хореография училищесын тәмамлагач, 1970―1971 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән.

1983―1990 елларда ― Ленинград музыкаль комедия театрының баш балетмейстеры, оперетталарда һәм мюзиклларда биюләр куйган.

, музыкасына «Гаҗәеп көн» телебалетын куйган (1981, Вильнюс).

1975 елдан ― Ленинград (Санкт-Петербург) музыкаль режиссура кафедрасында «Хореограф сәнгате» дисциплинасы укытучысы, 1993 елдан доцент, 2002 елдан – хореография кафедрасы профессоры, балет режиссурасы кафедрасы мөдире. А. М. Полубенцев укучылары Россиядә һәм чит илләрдә балет коллективларын җитәклиләр, дөньяның төрле илләрендә педагогик эш алып бараларВ прошлую субботу завершился постановочный процесс проф. А. М. Полубенцева. Красноярский хореографический колледж Вконтакте, 5.12.2022.

1993 елда ― Петербургның «Фуэте» классик балет театрына нигез салучы һәм җитәкчесе (1993–1998).

1994―1998 елларда ― Д. К. Сивцев―Суорун Омоллоон исемендәге Якутск балет сәнгать җитәкчесе.

Классик биюдә музыка стилен һәм образларын гәүдәләндереп, , , традицияләрен дәвам итәНина Жиленко. Фрагменты уфимского "либретто" питерского гостя. «Вечерняя Уфа», 8.11.2017.

20 балет, 60 тан артык хореографик миниатюралар һәм кечкенә балетлар авторы.

Балетмейстер-куючы һәм хореограф сыйфатында Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Красноярск, Якутск, Вильнюс, Алма-Ата, Астана, Новосибирск, Уфа, Саратов, Воронеж, Гданьск һәм Лодзь (Польша) театрларында һәм хореография училищеларында эшләгән. Балалар һәм өлкәннәр өчен балетлар куя. Күп тапкырлар төрле балет конкурсларында жюри эшендә катнашкан. Р. Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестиваленең гала-концертлар режиссеры (Казан, 2012―2014)Полубенцев Александр Михайлович. balletcontest.ru.

Танылган әсәрләре арасында ― Г. Гендель музыкасына «Танцы для королевы», музыкасына «Печальный дуэт», музыкасына «Веселый квартет», «Маленькое гра па», Дворжак музыкасына «Вдовы», музыкасына «Памяти Гарсиа Лорки», бер актлы балетлары, С. Прокофьевның «Классик симфониясе», Г. Банщиковның «Пики дамасы», А. Мекаевның «Кояш тамгасы», К. Хачатурянның «Чипполино маҗаралары», Дж. Вердиның «Камелияле дама», К. Орфның «Кармина Бурана, яки Фортуна тәгәрмәче» мистериясе, К. Хачатурянның чит ил һәм рус композиторлары музыкасына «Белоснежка», «Снежная королева», «Морозко» һәм «Аленький цветочек» әсәрләре Александр Михайлович Полубенцев. Belcanto.ru.

А. М. Полубенцев ― «Либретто моей жизни» (2015) китабыЛибретто моей жизни. Полубенцев Александр һәм «Хореографическая драматургия: основные понятия, принципы построения и структура хореографического текста», «Хореографические формы балетного театра», «Специфика балетного сценария», «Амплуа в балетном театре» кебек укыту-методик әсбаплар авторы Александр Полубенцев. Кино-Театр.Ру.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1993 ― 1999 ― Красноярск крае губернаторының театр сәнгате өлкәсендәге 1нче премиясе лауреаты ― Г. Банщиковның «Дама пик» балетын куйганы өчен 2008 ― Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәтенең аерымлык билгесе 2017 ― «Балет» журналы призы лауреаты («Балет рыцаре» номинациясендә) 2021 ― ордены (РФ) 2025 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Иакинф» балетын куйган өчен

Искәрмәләр

Сылтамалар Полубенцев Александр Михайлович. Санкт-Петербургская государственная консерватория имени Н. А. Римского-Корсакова Александр Полубенцев. Кино-Театр.Ру

Төркем:Балет артистлары Төркем:Балетмейстерлар Төркем:Балет педагоглары Төркем:Россия балет артистлары Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:А.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары